Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Татар җыры» эстрада фестивален үткәрү көне билгеле булды

17 декабрьдә Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Татар җыры» Халыкара телевизион эстрада фестивале һәм татар эстрада җырларын башкаручыларга «Алтын Барс» халык премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Фестивальне «Барс-медиа» татар медиа төркеме, «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре һәм «ТМТВ» татар музыкаль телеканалы оештыра.
Быел «Барс Медиа» командасы режиссер Ирина Алешина белән бергә махсус эффектлар, югары технологияле декорацияле уникаль проекция һәм видеороликлар белән шоу-программа әзерли.
Шоу-тамашаны күп кенә программаларның һәм концертларның алыштыргысыз алып баручысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм «Татар радиосы» радиостанциясе челтәренең баш мөхәррире Айваз Садыйров алып барачак. Фестиваль 17 декабрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=16727

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250