Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан гүзәле булып Сабадан Зөлфия Шәрәфиева танылды (фото)

Бу хәбәрнеӊ башын укыгач, һәркемдә фикер тугандыр - кыз Сабадан булгач җиӊәр инде, дип.

Ә минем фикерем тагын да тирәнрәк китте: бу кыз озак еллар Саба район җитәкчелегендә эшләгән Шәрәфиев Таһир кызы булырга тиеш. Бары интернеттан бу бәйге турында якыннан танышкач, ялгышканымны аӊладым. Бер нинди дә түрә кызы түгел Зөлфия, гади гаиләдә туып үскән, тәрбия алган. Фото һәм видеоларны карагач, дөрестән дә Татарстан гүзәле - Мисс Татарстан бик дөрес сайланган икән, дигән фикер туды. Сезгә Интертат.ру битендә чыккан репортажны тәкъдим итәбез.

Кара һәм кызыл - кичә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында хатын-кыз матурлыгына төрелеп, әнә шушы төсләр тантана итте. "Мисс Татарстан-2017" республикакүләм гүзәллек бәйгесен быел гадәттәгедән үзгә итеп, оештыручылар креатив стильгә өстенлек биргәннәр. Конкурсның концепциясе үзгәрү "Мисс Татарстан-2017" республика гүзәллек бәйгесе җиңүчесе 22 яшьлек Зөлфия Шәрәфиева күңеленә дә хуш килгән. "Үземне үз тәлинкәмдә кебек тойдым", - дип белдерде ул журналистларга соңыннан.

"Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова да 1917 елгы революция белән бәйләп, нәзәкатьле, ачык төсләрдән китеп, кара-кызыл төсләр тантанасына күчү турында әйтте. "Кырысрак стильгә күчәсебез килде", - ди Изольда Сахарова.
Искәртеп үтик, бәйгенең иң хәлиткеч финал өлешенә соңгы сайлап алу этабы 2016 елның 25 декабрендә Казанның "МЕГА" сәүдә үзәгендә узган иде. Шул рәвешле, Казан, Чаллы шәһәрләре, Биектау, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Саба районнарыннан 30 вәкил республиканың иң чибәр кызы исеменә дәгъва кылып, зур сәхнәдә сынау тотты. Конкурс партнерлары, массакүләм мәгълүмат чаралары, модель агентлыклары вәкилләреннән торган жюри аларны төс-бит матурлыгына, гәүдә-сынына, зирәклегенә, җор теллегенә карап бәяләде.
Тимерчыбык күлмәкле гүзәлләр
Быелгы бәйгенең дизайнеры - Ливан стилисты, милләте белән әрмән булган Абрамян Варант. Конкурсантлар өчен кара-кызыл киемнәр әзерләү дә аңа ышанып тапшырылган. Конкурсант кызлар башта шарчыклар, кара тимерчыбыктан төрле элементлар һәм тагын әллә ниләр тегелгән кара күлмәкләрен киеп, зал уртасыннан әйләнде. Һәр күлмәк үзенчә индивидуаль, гәүдәнең төзлеген күрсәтә торган итеп тегелгән. Икенче этапта катнашучылар кара купальникларда чыкты. Бу юлы да үзенчәлекле аксессуар кулланылды: кызлар башларына тимерчыбыктан үрелеп ясалган муенга кадәр төшкән "башлык" киеп чыкты. Шушы этаптан соң жюри 30 кызның 10сын сайлап алды.
Сүз уңаеннан, быел оештыручылар чит илләрдә дә танылган, инглиз телендә җырлаучы Россия электропоп группасы - "Тесла бой" төркемен чакырган.
"Җиктереп пар ат..."
Алга таба суперфиналга узган 10 кызга алып баручы Михаил Волконадский тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирергә туры килде. Монда конкурсантларның белеме дә, төгәл һәм кызыклы җаваплары, җор теллелеге дә, тапкырлыгы, югалып калмавы да мөһим иде. Жюри әгъзалары өстәмә сораулар биреп, кызларны тагы бер кат сынады. Дулкынлануын җиңә алмаучылар да булмады түгел. Шулай да, тозсыз, тузга язмаган җаваплар ишетелмәде. Соңыннан Зөлфия Шәрәфиева да, Камилә Харисова да журналистларга блиц-сораулар этабының аеруча авыр булуын билгеләп узды.
Казан кызы Екатерина Тебекина 2017 елда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда дөнья чемпионаты узачагын әйтә алса да, экранда Конфедерацияләр кубогының тубын күрсәткәч, аның "Красава" икәнен әйтеп бирә алмады. Снежана Корнева үзенә туры килгән ребусларны җырлап чиште. Зөлфия Шәрәфиева "кашны буяу ник кирәк" дигән сорауга үзенчә җавап бирергә тырышты. Казан Кремлендә нинди тарихи объектлар бар, туганнарыгызга нәрсә күрсәтер идегез дип сораган Михаил Волконадскийга 18 яшьлек Анастасия Носова Кол Шәриф мәчетеннән артыгын әйтә алмады, әмма, югалып калмады.
- Ә Сез үзегез нәрсә карар идегез? - дип сорады.

Жюри вәкилләренең, берәр шигырь укып китегез дигән үтенеченә, тиз арада белгән шигырләрен искә төшерүчеләр дә булды. Рус телендә шигырьләр укып үткән берничә көндәшеннән аермалы буларак, Камилә Харисова Г. Тукайның "Пар ат" шигыреннән өзекне яңгыратты. Тел ягыннан акценты көчле, татар телендә сөйләм дәрәҗәсе өчле-тугызлы булып, сүзләрнең мәгънәсен аңламаганы сизелеп торса да, татарча чыгышы игътибарга лаек иде.
Чибәркәйләрнең сыер сауганы бармы?
"Просто молоко" җәмгыяте генераль директоры урынбасарының: "Сыер савып караганыгыз бармы, сыер сөтне күп бирсен өчен нәрсә эшләргә кирәк", - дигән соравына ике кешенең сыер имчәге тартып каравы аңлашылды. Чаллы кызы Ирина Булаева баш бармак белән тартсаң, сөт чыга дип, кул ишарәләре белән дә күрсәтте. Жюри әгъзасы Рөстәм Абязов, бу сорауга соңрак үз җавабын әйтеп, сыерлар классик музыка тыңласа, сөт күп бирә, дип белдерде.
Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның: "Мәскәүдә Кремль ни өчен кызыл, ә Татарстанда ак?" - дигән соравына иң тапкыр җавапны Зөлфия Шәрәфиева бирде.
- Безгә татарларга кызарырлык сәбәп юк, - диде Зөлфия.
Бәйге тәмамлангач, ул "Интертат" хәбәрчесенең: "Мондый җавап ничек башыгызга килде", - дигән соравына: "Ялгышмасам, "Четыре татарина" командасы кайчандыр КВНда шулай дип җавап биргән иде кебек", - диде.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаеваның: "Сәясәтче хатын-кыз нинди булырга тиеш", - дигән соравына актив җавап бирүчеләр арасында янә Зөлфия Шәрәфиева булды.
Җиңүчеләр
Жюри нәтиҗә чыгаргач, барлык 30 кыз яңадан тамашачы алдына сәхнәгә чыкты. Бу юлы инде алар Ливан дизайнеры һәркайсы өчен индивидуаль ялтыравыклы җепләр, ташлар, мәрҗәннәр тегелгән озын төрле төстәге, кайсы киң, кайсы тар итәкле күлмәкләрдән чыкты. Конкурс партнерлары үз карашларына лаеклы күренгән кызларны төрле номинацияләрдә бүләкләде.
СМС-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике конкурсант "Тамашачы мәхәббәте призы"на лаек булды. Казан кызы Екатерина Грудцова исә "Мин - топ модель" проектында җиңү яулап, "Первый городской" телеканалында тапшыру алып бару хокукын отты. Екатерина шулай ук "1 нче вице-мисс Татарстан" таҗын да киде. Ә "2 нче вице-мисс Татарстан" исеменә Екатерина Тебекина лаек булды. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Татарстан гүзәле - Мисс Татарстан дип Зөлфия Шәрәфиева табылды. Ул тун, бриллиант ташлы зәркән эшләнмәләр, Австрия курортына сәяхәт кебек кыйбатлы призлар белән бүләкләнде. Җиңүче таҗын кидергәндә кызның нинди эмоцияләр кичергәне йөзенә язылган иде.
Рамиль ГАЛИ фотолары
intertat.ru
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9