Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан төбәк юлларында ел ахырына кадәр тагын биш метеостанция урнаштырылачак

Метеорологик станцияләр Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә барлыкка киләчәк.

Татарстанда төбәк автомобиль юлларында бу ел ахырына кадәр тагын биш метеостанция урнаштырылачак. Бу хакта «Главтатдортранс» директорының эксплуатация буенча урынбасары — юлларны һәм күпер корылмаларын ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы Зөлфәт Ханмурзин хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Татарстанда төбәк автомобиль юлларында 28 метеостанция эшли, дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше. "Тагын биш метеостанция өстәмә рәвештә урнаштырылачак. Ул чакта төбәк юл челтәренең 90% ы колачланачак — һәр метеостанциянең үз өслек зонасы бар, ул аның турында мәгълүмат бирә», — дип ассызыклады.

Ханмурзин сүзләренә караганда, яңа станцияләр Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә барлыкка киләчәк.

Идарә башлыгы билгеләп үткәнчә, быел ситуацион үзәкне модернизацияләү башкарылган, ул «төбәк автомобиль юлларын эксплуатацияләү буенча бөтен эш өчен җавап бирә».

"1 декабрьдән диспетчер пункты яңа форматта эшли башлады. Модернизация интеллектуаль транспорт системаларын үстерү белән бәйле. Диспетчерлык пункты зур табло белән җиһазландырылган, анда мәгълүмат күрсәтелгән. Монда метеостанцияләрдән, ГЛОНАСС системасына тоташтырылган катнаш юл машиналарыннан мәгълүмат килә", - дип ассызыклады ул.

Ханмурзин ситуацион үзәктә тәүлек әйләнәсе диспетчерлар кизү торуын да өстәде.

Фото: Надежда Гордеева

Тулырак: ТИ

Юл метеостанциясе һава температурасын һәм юл өслеген, катламнарның санын, реагентлар һәм юл өслегендә боз булуын, шулай ук җилнең юнәлешен, тизлегеен, кискенлеген һәм башка параметрларны автомат рәвештә билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: метеостанция