Татарстан туристлык-рекреация зоналар булдыру конкурсында 1 нче урынга күтәрелгән
Республика туристлык-рекреацион зоналары конкурсында 5 проекты белән катнаша.
Татарстан Республикасы Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы тавыш бирүдә 1 нче урынга чыккан.
Конкурста федерациянең 68 субъектыннан 115 проект катнаша. Алар арасында Татарстанның бишесе бар: Кама Тамагы («Лобач тавы» һәм «Юрьев мәгарәсе»), «Түбән Кама» милли паркы, Идел-Кама табигать тыюлыгы, «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы, шулай ук «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы).
Ошаган проект өчен тавышны сайтта бирергә мөмкин.
Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев