Татарстанда 1 яшьлек бала сулы чиләккә төшеп үлгән
Спас районы Ким совхозы бистәсендәге фаҗига 10 июльдә булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Бу көнне әни кеше дүрт баласын ияртеп кибеткә киткән. Өйдә 7 яшьлек энесе һәм 2013, 2015 елгы сеңелләре белән өлкән улы калган. Балалар урамга чыга һәм шул арада кечкенә сеңелләре юкка чыга. Өйгә керсәләр, аны аш бүлмәсендәге 40 литрлы сулы чиләктә ятуын күреп алалар. Чиләктә кәрәзле телефон да була.
Чыганак: intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев