Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар кабул итү төгәлләнә

Хәзерге вакытта оештыручылар 94 кешене теркәгән.

Татарстанда «Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта оештыручылар 94 кешене теркәгән. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Партиянең башлангыч тавыш бирү процедурасында катнашырга теләк белдерүчеләрнең яртысы — волонтерлар, җәмәгатьчелек һәм социаль өлкә вәкилләре. Һәр өченче кандидатны кече һәм урта бизнес тәкъдим итә.

Шул ук вакытта партияне тәкъдим итәргә теләүчеләрнең якынча 30% ы 35 яшьтән яшьрәк. Алдан тавыш бирү барышында республика халкы Россия Дәүләт Думасына көзге сайлауларда катнашачак кандидатларны сайлаячак.

«Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр ачык модель буенча узачак — анда ил территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар да катнаша ала. Волонтерлык берләшмәләре вәкилләре һәм төрле коммерцияле булмаган оешмалар лидерлары законлы һәм үтә күренмәлелеген күзәтеп торачак.

Чыганак: «Татар-информ» ; фото: Информационный центр ТРО ВПП «Единая Россия»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар тавыш бирү Единая Россия дәүләт думасы «Бердәм Россия»