Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда этләр көтүе 13 бозауны харап иткән

Авыл халкы ярдәм сорый.

Яшел Үзән районының Әйшә авылы халкы борчуга төшкән: этләр 13 бозауны харап иткән. Авыл халкы социаль челтәрләрдә бу турыда мәгълүмат урнаштырып, ярдәм сорый. Бозауларын этләр харап иткән хуҗа кеше "Нишләргә?" дигән сорау бирә.

Челтәрләрдә чыккан хәбәргә караганда, 25 июль көнне Әйшәдә этләр 9 бозауга ташланган. Дүртесе үлгән, өчесе һаман аякка баса алмый, 2се җайланган. Һәм 1 август көнне, бер атнадан соң, шул ук хәл кабатланган, хуҗа тагын дүрт бозавын югалткан. Видеолар авторы язганча, әгәр дә этләр махсус билгеләр (бирка) белән икән, бу әле аларның куркыныч түгеллеген аңлатмый. Аныңча, этләрнең яртысының колагында нәкъ менә биркалар булган...

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйсез этләр бозауларны ботарлаганнар