Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда фатирлы буласың киләме? Ашык!

Җиңүчеләр 20 сентябрьдә игълан ителәчәк. Әлеге бәйгедә катнашучыларның төп өстенлеге - чиратсыз фатир алу мөмкинлегенә ия булу.

27 августка кадәр өлгерегез: Татарстанда яшьләргә чиратсыз торак бирәчәкләр. Шушы көнгә кадәр гаризаны һәм тиешле документларны тапшырган очракта, яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүчеләр чиратсыз торакка дәгъва итә ала.

Бәйгене «Татарстан Республикасының студентлар лигасы» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы уздыра. Әлеге программа нигезендә быел 49 җиңүче фатирлы була ала.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, студент-аспирантларның, яшь белгечләрнең, авыл җирлегендә яшьләр белән эшләүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан башланган эш инде менә җиденче ел уңышлы гына дәвам итә, дип яза "Шәһри Казан" гәзите.

erid: 2VtzqwTSgT9

Бәйгедә, билгеле булганча, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр яшьләр, 35кә кадәр яшь галимнәр катнаша ала. Алар Татарстанда теркәлгән булырга тиеш, шулай ук торак мәйданының һәр гаилә әгъзасына 18 квад­рат метрдан ким булуы мәҗбүри шарт. Бәйгенең төп таләпләренең берсе – катнашучының яшьләр белән эшчәнлек һәм яшьләр сәясәте алып баруы тора.

Җиңүчеләр 20 сентябрьдә игълан ителәчәк. Әлеге бәйгедә катнашучыларның төп өстенлеге - чиратсыз фатир алу мөмкинлегенә ия булу. Өстәвенә, базар бәяләреннән аермалы буларак, фатир бәясен ташламалы шартларда түли аласың, дип яза Кызыл таң.

Фото: ОК.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак

erid: 2VtzqwTSgT9