Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда иң куркыныч юллар (фото)

Татарстан куркынычсызлык буенча Россия юллары рейтингында иң азаккы урынга урнашкан. Елның 8 аена ясалган күзәтү һәм тикшерүләрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясалган.

Әлеге тикшеренүләрне "Россия юллары куркынычсызлыгы өчен" дип аталган үзәк белгечләре уздырган. Халкы 1 миллионнан күбрәк булган һәм юлларының гомуми озынлыгы 5 мең чакрымнан артып киткән 53 төбәк рейтингында Татарстан иң соңгы урынга урнашкан. Үзәк белгечләре Татарстан белән бәйле түбәндәге саннарга тукталган: юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр - 150, имгәнүчеләр - 2268 кеше, һәлакәтләр саны - 1880.

Гыйнвар-август аенда иң куркынычсыз юллар исемлеге рейтингында беренче баскычка Төмән өлкәсе күтәрелде. Икенче баскычта - Томск, өченчедә - Удмуртия.
Моӊа өстәп шуны гына әйтәсе килә, юллар яхшырган саен ул куркынычрак була башлый. Тигез юлда тизлек арттырулар, тыелган урыннарда узарга чыгулар, болар күп кенә фаҗигаләрнеӊ төп сәбәбе булып тора. Чокырлы юлдан сәгатенә 40-50 километр белән барганда кемнедер узып та, узарга андый мөмкинлек тә булмый. Бу сүзләрем белән мин чокырлы юлларга кире кайтуга чакырмыйм, әмма юлларда йөргәндә һәрберебез -җәяүле дә, руль артында утырганыбыз да игътибарлы булсак иде. Соӊгы 2 ай эчендә бистәдә 2 җәяүле машина астында калды, шуныӊ берсен урамны махсус җәяүлеләр өчен чыгу урынында бәреп киттеләр. Кайбер көнне бистә юлларын бер-береӊ белән узышып алу урынына әйләнә, бу бигрәк тә шимбә, ял көннәрендә кич белән күзәтелә.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250