Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда кайчан җылытачагын һәм язның кайчан киләчәген әйткәннәр

Якын араларда Татарстанда салкын һава көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, температура −21...-27 градус чикләрендә тирбәләчәк.

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, җомга — 16 февральдә һәм шимбә — 17 февральдә салкын һава үзенең иң биек ноктасына җитәчәк. Шуннан соң җылыта. Республикага бу чорда Атлантикадан циклон үтеп керәчәк чөнки. 

Шулай итеп, озакламый җылы көннәр башлана. Әмма Переведенцев кисәткәнчә, әле тагын бураннар да, бозлы яңгырлар да булырга мөмкин. 

Аның фаразына караганда, чын яз 30 марттан 3 апрельгә кадәрге чорда килеп җитәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз килә