Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында фатирында ир-ат янып үлгән

Зур янгын Түбән Осландагы ике катлы йортта булды.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгында бер ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Түбән Осландагы ике катлы йорт фатирларының берсендә зур янгын чыккан. Маркс урамына беренче номер буенча 112нче янгын сүндерү-коткару часте бүлекчәләре юнәлә.

Йорт янында янгын сүндерүчеләрне утызга якын кеше көтә. Ут фатир тәрәзәләреннән күренеп тора һәм теләсә кайсы вакытта өске катка күчәргә мөмкин. Берничә минут эчендә янгын сүндерүчеләр утны контрольгә ала. Янгын мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Янгын сүндерелгәннән соң фатирда 65 яшьлек ир мәетен табып алалар.

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - тәмәке тарткандагы саксызлык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын пожар

erid: 2Vtzqv1AZW9