Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участок үз эшен башлады

Йорт яны биләмәләрендәге участоклар 11 һәм 12 сентябрьдә эшләячәк.

Татарстанда бүген, ягъни 11 сентябрьдә, йорт яны биләмәләрендә 972 сайлау участогы эшли башлады. Моның өчен ишегалларында чатырлар яки автобуслар җиһазландырыла. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча июль аенда тавыш бирү көннәрендә халык әлеге мобиль участокларның уңайлы булуын бәяләде, дип хәбәр иткән Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Йорт ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә тавыш бирү өчен махсус җиһазландырылган чатырлар һәм автобуслар торачак. Татарстанда теләсә кая — юл кырыйларында, машина багажникларында тавыш бирү булмаячак! Тавыш бирүне оештыру буенча катгый таләпләр бар», - дигән Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, сайлаучыларның яшәү урынына карап, территориаль сайлау комиссияләренә үзләренә мобиль тавыш бирү урыннарын билгеләү мөмкинлеге бирелгән.

«Безнең алда йорт яны биләмәләрендә күп итеп участоклар оештыру бурычы юк. Тавыш бирүнең мондый формасы эшне сыйфатлы оештыруны таләп итә, дибез. Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе рәисе буларак шуны әйтә алам, йорт яны биләмәләрендә тавыш бирү — сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә йөкләмә. Шулай да, республиканың территориаль сайлау комиссияләре 972 мобиль участок оештыру турында карар кабул итте. Сайлаучыга уңайлы булырга тиеш», - дип ассызыклаган Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Йорт яны биләмәләрендә оештырылган участоклар үз графигы буенча эшләячәк, әмма төгәл 11 һәм 12 сентябрьдә генә. Тавыш бирү өчен мобиль участокларның эш вакыты турында ТР үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук территориаль сайлау комиссияләре сайтларында белергә мөмкин. 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы бары тик стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез, республикада 11-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар, муниципаль сайлаулар, РФ Дәүләт Думасына һәм ике округ буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак.

Фото: туры эфирдан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан сайлаулар тавыш бирү үзәк сайлау комиссиясе Андрей Кондратьев мобиль участок