Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанлылар җир эшләренә ордер һәм файдалануга тапшыру өчен онлайн рөхсәт ала алачаклар

Хәзерге вакытта «Мин тцзим» платформасы республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынала.

Татарстанда ноябрь башында тест режимында эшли башлаган «Мин төзим» платформасын яңарттылар. Гамәлдәге дүрт онлайн-хезмәткә тагын дүртесе өстәлде, дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.

Шулай итеп, татарстанлылар җир кишәрлегенең онлайн - шәһәр төзелеше планын, җир эшләре өчен ордер, файдалануга тапшыруга рөхсәт ала алачак. Моннан тыш, цифрлы форматта газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен шартлар тәкъдим ителә башлады", - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Алга таба суперсервиста «электр челтәрләренә техник тоташтыру өчен гариза бирү» хезмәтен алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, платформаның максаты — хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту һәм дәүләт белән хезмәттәшлек сыйфатын арттыру. Әйтик, платформаны эшләтеп җибәргәннән соң, хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүгә гариза бирүнең уртача вакыты тугыз тапкыр кимегән.

«Мин тцзим» ("Я строю") цифрлы платформасы «Цифрлы икътисад» милли проекты буенча булдырылган. Хәзерге вакытта ул республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынала. 2021 елда супер сервис барлык татарстанлыларга да ачык булыр дип көтелә.

Тулырак: ТИ

Фото: скриншот stroika.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мин төзим