Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьминның кыз туганы "Mrs. Planet-2016" конкурсында җиңү яулады

Бүген Андрей Кузьминның туган көне. Әлеге җиңү - иң зур бүләкләрнең берсе булгандыр. Татарстан тарафыннан бу мәртәбәле конкурста җиңү - әлегә тәүгесе.

Рада Кузьмина Украина, Македония, Сербия, Эстония, КАР, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапурдан килгән катнашучылар арасында матурлыгы һәм таланты белән алдынгылыкка чыкты.
Җиңү таҗын алучы илдә киләсе елда әлеге бәйгене уздыру каралган, димәк, киләсе елга Татарстанның "Mrs. Planet-2017" бәйгесен уздыру урыны булуы да бик мөмкин.

Мөхтәрәм җитәкчебезне күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, эшендә уңышлар, тормышында бәхетле көннәр, гаилә тигезлеге телибез. Кыз туганы Раданың да Татарстаныбызга шатлыклы мизгелләр бүләк итүенә куанабыз, алга таба да яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.


Чыганак: http://matbugat.ru/
Фото: syuyumbike

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250