«Тату гаилә» кыйссасы
Йөз тапкыр ярату, йөз тапкыр кичерү, йөз тапкыр сабырлык — яхшы, тату гаиләнең нигезе, — дип җавап биргән карт
Яшәгән ди бер гаилә. Ул гади булмаган. 100 дән артык кеше саналган бу гаиләдә. Алар бер авылны биләгәннәр. Менә шулай бер гаилә, бер авыл булып яшәгәннәр. Шуннан нәрсә булган? Җир йөзендә зур гаиләләр күп, — диярсез.
Тик бу гаилә үзенчәлекле булган шул. Әлеге гаиләдә, димәк, әлеге авылда тынычлык һәм татулык хөкем сөргән. Бернинди талашулар, ызгышулар булмаган. Гаилә турында бу илнең патшасы да ишетеп алган һәм әлеге сүзләрнең чынмы, ялганмы икәнен үзе тикшереп карамакчы булган. Ул әлеге авылга килеп төшкән һәм гаҗәпкә калган: бөтен җирдә чисталык, матурлык, җитешлек һәм тынычлык икән. Аптыраган патша. Болай яши алуның серен белер өчен гаилә башлыгы янына килгән.
— Син гаиләңдәге татулыкка, тынычлыкка ничек ирештең? — дип сораган.
Карт бер бит кәгазь алган һәм бик озак язган, күрәсең, уку-язуга сәләте начар булган. Патша кәгазьне алган, анда язылган өч сүзне укыган.
Сез ничек уйлыйсыз? Карт нинди сүзләр язган?
Өч сүз язылган булган әлеге кәгазь битендә: ярату, кичерү һәм сабырлык.
Патша укыган, колак артын кашып алган һәм:
— Шул гынамы? — дип сораган.
— Әйе, — дигән карт. — Йөз тапкыр ярату, йөз тапкыр кичерү, йөз тапкыр сабырлык — яхшы, тату гаиләнең нигезе, — дип җавап биргән. Бераз уйлагач:
— Татулыкның да, — дип өстәгән.
Димәк, тату гаиләнең нигезен нәрсәләр тәшкил итә? Ярату, кичерү, сабырлык!
Әйе, гаиләдәге бар кеше бер-берсен яратса, хөрмәт итсә, гафу итә һәм тиеш чакта сабыр итә белсә генә гаиләнең нигезе нык була, ә анда яшәүчеләр үзләрен бәхетле хис итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев