Төрлесе
Тавык та чыдамаслык эсселек
Җәйге эсслелек адәм баласын тәмам хәлдән тайдырды. Баш әйләнә, укшыта, эч авырта дип зарланучылар күбәйде, кан басымы, тын кысылу чире белән интегүчеләр дә җәфалана, нервлары какшаганнар да үзләренә урын табалмый.
Эсселек куыра. Әле ярый явып киткән яңгырлар әлсерәгән яшеллеккә күпмедер ямь кертте. Һава торышы киләсе атнага да +29, 30, 33не күрсәтә, урыны белән +35 кә дә җитә әле ул. Бары 22 авгуттан гына температура төшә башлавы күренә.
Тавыкка нәрсә аңа, эше юк, гөләп куагы астында качып тик ята, кояш авышкач та чыкмаган иде әле. Ә менә адәм баласына эшләргә кирәк: игеннәрне җыеп бетерәсе бар, тормыш алып барыр өчен анда-монда чабасы... кыскасы, эшләргә дә эшләргә... Ә шулай да үзебезне саклыйк, эссе капмасын өчен башка киеп йөрик, кызу кояш нурлары астында озак торырга тырышмыйк, хроник авыру белән интегүчеләрне игътибарсыз калдырмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев