Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтәч белән генә кәеф күтәрелми

Яңа елны каршыларга ике атна вакыт калды, тик быел, башка еллардан аермалы буларак, бәйрәм алды хәзерлеге сүлпән бара.

Башка елларда "Балтач газы"ның әкияти манзарасын карарга махсус килсәк, быел алар да акрын кыймылдый булса кирәк, әмма бер зур әтәч ясап куйганнар, ди үзе. Әмма Ел хуҗасы - Әтәч белән генә бәйрәм рухын барлыкка китереп булмый, бизәргә, матурларга кирәк. Бер газчыларга гына кагылмый бу, район буенча бизәлешне күзәтеп чыккан район башкарма комитеты җитәкчесенең бер дә кәефе юк, Сосна, Нөнәгәр, Шеңшеңәр җирлекләре генә җитәкченең күңеленә хуш килгән. Ә менә Салавыч, Норма авылы мәдәният йортлары каршындагы шыксыз сыннарны күреп хәйран калган. "Әйләнә-тирә тулы ап-кар, калайдан, капчыктан сыннар ясап куялар, заказ биреп ясаталар", ди ул кар аз яуган чакта да сыннар ясамыйча калмаганны искәртеп. Кая ул бәйрәм рухы бирүче игъланнар? Монысы авыл клубларына кагыла. Калайдан капка-койма ясаучылар, безгә эш булды, дип куанып йөргәндә, вәзгыятьнең мондый борылыш алуы аптырашта калдыра - калайдан сыннар ясау дәвам итәрме, әллә әкият геройларын кардан әвәли башларлармы? Ә сын ясау бер дә җиңел эш түгел, мәгариф хезмәткәрләре үтә салкын көннәрдә аның газабын татыды инде. Шулай да, Яңа ел үз төсе, үз яме белән матур, күңел биреп , үзебезнең һәм дә кайткан кунакларның күңелен күрерлек итеп әзерләнә белергә генә кирәк. Казан юлы өстендә балкып утыручы "Агрохимсервис" җәмгыяте кебек!
Фото: foolplanet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев