Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтәч, тавык һәм алма яки: “Күзең чыкканмы әллә?!” (фото)

Юк, әкият түгел бу. Журналист күзенә чалынган чынбарлык, бер тормыш ваклыгы гына. Авылыбыз урамы буйлап барганда, күзем юл уртасында мәш килеп алма чукыган әтәчкә төште.

Выж да выж узышкан машиналардан (кечкенә авыл димәссең, авылның безнең очтагы хәрәкәте олы юлдагыдан һич ким түгел) шикләнә-шикләнә булса да, сыптырта гына бахыр алманы.
Шундый ләззәтләнеп ашый мин сиңа әйтим! Бер кадр төшереп калдым (анысында да әтәчкәем башын күтәреп өлгерде), чираттагы машина әтәчнең борын төбеннән генә алманы "чәчеп" үтте. И-и мәхрүм булды да инде әтәч, әйтерсең, сабый кулыннан яраткан уенчыгын тартып алдылар! Кычкырыпмы-кычкыра! Үз телендә ниләр дигәндер дә, нәрсәләр дип тиргәгәндер инде ул "мәрхәмәтсез" шоферны! "Шулкадәр кызу очмасаң" дидеме икән, "юл җитмиме сиңа" дигәндерме, әллә: "Күзең чыкканмы?!" - дип үк кычкыргандырмы... Янәшәдә генә яткан икенче алманы (балалар ташлап калдыргандыр инде) тәгәрәтүем дә ярдәм итмәде, тегесенең калдыкларын чукуын дәва итте. Ярый әле үзем исән калдым диясе иде дә... Юкса, тамак дигәнең еш кына кош-кортны да корбан итә.
...Мин тәгәрәткән алмага да хуҗа табылды. Әтәч тавышына йөгереп чыккан тавык ия булды аңа...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250