Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Телефонда утыру күпмегә төшә?

Мобиль телефоннар өслеге җәмәгать бәдрәфе ишегенең тоткасыннан чистарак түгел.

Лондонның Гигиена мәктәбе галимнәре шуны ачыклаган: аларның икесендә дә бактерияләр бер үк күләмдә. Чөнки күпләр кәрәзле телефоннарын көнозын кулларыннан төшерми. Кайсыбер бактерияләрнең сәламәтлек өчен никадәр зарарлы булуын һәрберебез белә.

Моннна тыш, телефоннарның сәламәтлек өчен тагын бер зыяны бар. Мәгълүм булуынча, кеше башының авырлыгы – уртача 5 килограмм. Телефон яки планшет белән кулланганда башны алга таба иябез, шуңа муен мускулларына йөк арта. Баш 30 градуска иелгәндә, муенга 18 килограмм йөк төшә, ә 60 градуска иелсәк, 27 килограммга кадәр авырлык килә. Бу инде без телефонга текәлгәндә аркага шулкадәр йөк төшә дигән сүз. Ә мондый хәлнең көн саен кабатлануы муен һәм баш авыртуларга китерергә мөмкин. Әлеге сондромга “текстовая шея” дигән исем дә биргәннәр, дип яза Өмет

Автор : Сафина Язгөл
Чыганак: Интересные факты
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ноутбук артында гына утыру минем муенга килгэн кочэнешне кон саен 27 килога киметэ димэк??

    Теги: телефон