Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Телевизор алганчы тырышасы! (+фото)

"Татмедиа"без үткәргән күңелле бәйгедә быел да Салавычтан Илшат Фатыйхов истәлек бүләгенә лаек булды.

Ел да "Татмедиа" карамагында нәшер ителүче газета-журналларга күпләп язылучы, "Хезмәт"не аеруча да яратып укучы (үз сүзләре!) Илшатыбыз үз кешебезгә әверелеп бара дисәк тә ялгышмабыз. Бу юлы инде аңа телевизор отканчы тырышасы дигән бурыч куйдык.
- Үтибез аны, - ди Илшат елмаеп. - "Хезмәт"не кечкенәдән үк укыйм инде мин. Әни хат ташучы булды. Шунлыктан, район гәҗите кулдан төшмәде. Хәзер бигрәк тә бай эчтәлекле булып чыга газета. Хезмәт кешесе турында күп языла. Эшләгәнне күрүче һәм районга танытучы бит ул "Хезмәт"ебез. Тагын "Мәгариф", "Сөембикә", "Идел", "Ялкын","Сабантуй", "Салават күперенә" язылабыз.
Башка райондшларыбызга да Илшат кебек мәгърифәт эзеннән барырга киңәш итәбез. 1 сентябрьдән киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу янә башланды. "Хезмәт"ебезнең бәясе шул килеш калды. Сузып йөреп соңа кала күрмәгез, бүгеннән үк хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез хөрмәтле райондашлар!
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250