Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Әти, мин балык тоттым” яки Сосна плотинасында ниләр бар (+фото)

Бер ялда гаиләбез белән балык тотуны сәбәп итеп Сосна плотинасына юл алдык.

Көне артык эссе булмаганлыктан, биредә берничә балык тотучыдан башка кеше юк иде. Су коенучыларны күз алдында тотуым. Хәер, хәзер плотиналарда су коенырга рөхсәт ителми. Ә көне матур, табигать тә искиткеч, талгын җилдә акрын гына тирбәлеп утыручы агачлар, тыз-быз очучы кош-кортлар, чебен-черкиләр... үзе бер хозурлык.

Беребез дә балыкчы түгел, белгәннәрне укып кармакларны суга салдык. Әллә өйрәнчек булуыбыз, әллә инде балалар хакына балыгы да капты, көне дә яхшы һава шарты белән куандырды. Бер-бер артлы капкан балыкларга куанып, яр кырыена табын әзерләргә булдык. Әмма тирә-якта чүп өемнәрен күреп, ирексездән кәеф кырылды.

Нинди гүзәл табигатьне пычратырга кемнең кулы барган? Үз артыңнан җыештырып китү шуның кадәр авыр микәнни? Юкса, үзебез үк килеп ял итә, су коена, балык тота торган урыннар бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250