Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тиздән Балтачта көньяк микрорайоны барлыкка киләчәк (+фоторепортаж)

Бүген район советының зур утырышлар залында гамәви тыңлаулар узды.

Балтачыбыз көннән-көн зурая. Әмма аның халык өчен уңайлы булуы, җирләрнең тиешле бер тәртиптә төзелүе, социаль объектларның дөрес урында урнашуы таләп ителә. Ә моның өчен беренче чиратта җирлекнең генпланы булу сорала. Шушы план нигезендә яңа төзеләсе микрорайон өчен проект эшләнә. Бүген район советының зур утырышлар залында киң җәмәгатьчелек катнашында үткән гамәви тыңлаулар вакытында Балтачның көньяк микрорайоны проектын планлаштыру хакында сүз барды.

Әлеге микрорайонда шәхси йортлар белән янәшә дүрт катлы күпфатирлы йортлар төзү каралган, белем бирү учреждениеләре, спорт заллары, халыкка хезмәт күрсәтү объектлары да булачак. Әмма аңарчы санитар зонага кергән объектлар мәсьәләсен хәл итү сорала.

- Проект бүген-иртәгә генә тормышка ашмый, ул берничә дистә елларны үз эченә ала, - дип аңлатып узды район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.

- Сезнең район авыл хуҗалыгы районы, гел алдынгылар рәтендә бара. Шуңа да әлеге проектның тормышка ашуы бик урынлы булачак. Балтач үсәргә тиеш, - дип сүзгә кушылды әлеге проектны эшләүчеләрнең берсе булган Владимир Ваисович Нургалиев.

Әлбәттә, проект хакында уңай фикерләр белән беррәттән каршылыклылары да еш яңгырады.

- Балтач авыл хуҗалыгы районы дибез. Ә бит авыл хуҗалыгы белән авылларда шөгыльләнәләр. Әлеге проект тормышка ашса, авылдагы яшьләрне район үзәгенә тартып без авылларда эшче көчне югалтабыз. Ни өчен район үзәгендә яңа төзелгән микрорайонда су, ут, газ, юллар тиз арада эшләнә дә, 100-150 еллык тарихлары булган авыллар мондый мөмкинлектән мәхрүм кала? - диде озак еллар җитәкче постларда эшләгән Сәйдәш Исрафилов.

Район Советы депутаты Наил Гыйләҗев исә күпфатирлы йортлар урынына шәхси йортлар төзеп булмый дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Аның фикеренчә, мондый йортларда яшәү адәм баласын ялкаулыкка өйрәтә, ә шәхси йортта яшәгәндә үз җирең, бакчаң була.

Шулай ук гамәви тыңлаулар вакытында төзелеш һәм җирләрне куллану кагыйдәләре хакында да сөйләштеләр. Халыктан кергән гаризаларны да карадылар. Владимир Ваисович аларның һәрберсен өйрәнеп тиз арада җавап бирергә ышандырды. Шулар нигезендә проектка төзәтмәләр кертеләчәк. Әлеге очрашу соңгысы булмаячак. Санитар зоналар буенча сорауларга җаваплар килгәч, халыктан кергән мәрәҗәгатьләр, утырышта яңгыраган фикерләр өйрәнелеп беткәч, кабат гамәви тыңлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250