Тиздән Балтачта "Яшьләр көне" үтәчәк, килми калма
27 июнь - киләсе атнаның сишәмбе көнендә бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында "Яшьләр көне" үтәчәк. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм программасы бай һәм мавыктыргыч итеп әзерләнгән. Казаннан популяр эстрада артистлары кайту да көтелә. Шулай ук районыбызның үзешчән җырчы егет-кызларына да урын сәхнәнең түреннән бирелә.
Программада иң актив лидер яшьләрне бүләкләү, ГТО нормативларын тапшыручыларга значоклар, 14 яше тулган яшь гражданнарга - паспорт, ике яки аннан күбрәк бала табучы яшь гаиләләргә "Ана (гаилә) капиталы" сертификаты тапшыру тантаналары бәйрәмгә истәлекле мизгелләр бүләк итәчәк. Шулай ук иң яхшы бизәлгән бала арбасына "Парад колясок" дигән конкурс та үтәчәк. Бу бәйгедә иң тырыш, фантазиягә бай булган яшь гаилә ачыкланачак.
Җыр-бию, дәртле музыка, дискотека - барысы да районыбызның яшьләре өчен. Рәхим итегез!
Бәйрәм вакытында Нариман урамыннан "Сбербанк"ка таба менә торган Чехов урамы сәүдә нокталары куелу сәбәпле ябылып торачак. Транспорт агымына бер кадәр үзгәреш керәчәк. Шоферларның юл йөрү билгеләренә игътибарлы булулары сорала.
Машина кую өчен мөмкинлекләр булдырылды:
- үзәк Универмаг артындагы парковка;
- 1нче номерлы балалар бакчасы янәшәсендә;
- "Татфондбанк" бинасы артында;
- район мәдәният үзәге янәшәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев