Тәлинкә тотар чак җиткән яки уятмагыз “җен”не! - дәвамы
Берчакны бер оешмада эшләүче шоферлар җитәкчеләреннән зарланып килде. Шушы сөйләшү нигезендә (билгеле, каршы якның фикерен дә өйрәнеп) “Карак” шоферлар һәм “гадел” түрәләр” дигән язмам басылды.
Оешманың җитәкчесе генә түгел (ничә еллар үтеп, бүгенгәчә оныта, кичерә алмады), исеме күрсәтелми генә мисалга китерелгән, куштырнаклар эчендә “карак” дип күрсәтелгән шофер да үпкәләде. Гәрчә, язмамның башыннан азагына кадәр шоферларны яклап язсам да... Куштырнак эчендәге “карак”ны туры мәгънәдә аңлады дип беләм... Ә бит һәр кешегә алай түгел, болай ул дип аңлатып йөреп булмый.
Редакциягә килеп, таяк болгап куып йөрүчесе дә, “Ватаным”да эшләгәндә, җыйналып, өйгә “разборка”га килүләр дә калмады. Соңгысында бозау хәтле этебезгә кадәр куркып кереп качты. Үпкәләдем әле: син дә мине саттың... “Без сине күп саклап йөрттек инде”, – ди күрше кызы, редакциядә баш бухгалтер булып эшләүче Рузилә. Тәнкыйть язмалары чыккач: “Сеңлем, юл читтеннәнрәк йөр, бәрдереп китәрләр”, – диючеләр дә, “Моны районда яшәтерләрме икән?” – дип, сагаючылар да булды. Тик шунысы да бар: еллар үтте, инде ул район газетасында заманында кыю язмалары белән күпләр йөрәгенә урынлы тоз салган журналист кыз образы да онытылды. Әле генә кебек булса да, “Ватаным”га күчкәч, язган тәнкыйть материалларын да үзе тәнкыйтьләнгәннәр генә яхшы хәтерли (ә калганнар “икенче күзлек” кигән авторны гына белә. Юкса, шушы газетада ук бит берничә ел элек кенә “кара күзлегемне салырга” киңәш биреп, районнан килгән хат басылган иде).
Тәнкыйть бит ул башкалар турында укыганда гына кызык. Үзеңә карата аның бер сүзен күтәрү өчен дә кайчакта дөнья кадәр сабырлык, көч кирәк.
Тәнкыйть язмый башлауга тагын бер сәбәп, кешеләргә күбрәк ярдәм итәргә тырышу булды шикелле. Бу кадәресе еллар үтү белән килгән тәҗрибә сәбәпле. Әйтик, бер елны Балтач бистәсендә сугыш ветеранының тол хатынына төзелгән өендә булган кимчелекләр, төзүчеләрнең аны тиешенчә эшләмәвеннән зарланып бер хат килгән иде. Аны язмаган газета калмады бугай. Кайта-кайта яздылар. Мин дә ничек бар шулай яздым (“Ватаным Татарстан”га). Ул абыйда хаклык зур иде. Әмма бу язулар белән без ике арада конфликтны тагын да арттырдык, утка безнзин гына сиптек шикелле. Бүгенге акылым белән уйлыйм: әлеге йортны төзегән оешма җитәкчесе сөйләшеп була торган җитәкче иде. Хатны газетага биргәнче, аның белән сөйләшкән булсам, бу кимчелекләрне әллә кайчан төзәткән булырлар, ике якка да файдага булыр иде дим. Мин инде соңгы вакытта бу алымның бик файдалы булуын күрдем. Иң беренче Марат Зарипов район башлыгы булып эшләгән чорда, дистәләп кеше үзләренә тузган торак буенча бушлай бирелергә тиешле күпкатлы йорт белән проблема чыгуы турында язды. “Газетага язмый торыгыз әле, хәл итәбез”, – диде җитәкчелек. Язмадым. Хәл иттеләр. Тик каршы як кына, өр-яңа бушлай фатирларын кереп утыргач, газетаны һәм журналистны онытты. Дөрес аңлагыз, миңа аларның рәхмәте кирәк түгел. Әйбер өмет итә икән дигән фикер тумасын өчен әйтәм: үткән гасырның сиксәненче еллар азагында ук, тәнкыйть язмасыннан соң “бер чынаяк чәйгә сатылып кайтты” дип, артымнан хат килгәч, мин, гомумән, барган урында ашамаска-эчмәскә тырышам – минем бу гадәтне күпләр әйбәт белә инде. Гомуми йортта торучылар, миңа калса, безнең проблеманы хәл иттеләр, гомеребез буе түлисе була иде дип, гомер буе сөенә-сөенә шушы газетаны яздыртырга тиеш иде! Әле хәл итә алмасаң: “Йөри инде шунда журналист исеме күтәреп”, – диячәкләр иде...
Менә шушы хәлдән соң мин проблемалы-зарлы хат язучыларга: “Газетага чыгуы кирәкме, әллә хәл ителүеме?” – дип сорый башладым. Күпләр, шактый көтәргә туры килсә дә, нәтиҗә көтәргә риза була иде. Җитәкчеләр дә газетага чыкканчы, хәл итүне кулайрак күрә икән.
Тәнкыйть язып, кемнәрнедер үпкәләткәнче, болай эшләү ике якка да файдалы иде. Дөресен язсаң да, кем өчендер барыбер хаксызлык булып тоела бит ул. Әйтәләр җит, алтылы санын бер яктан карасаң, алтылы, кире якка борсаң, тугызлы...
Хәер, соңгы вакытта булган фактлар бездә дә тәнкыйть яратучылар бар икән бит дип уйландыра башлады әле (язмам да шундый мисаллар белән башлана). Районның бер оешмасына эш буенча еш керергә туры килә. Аларның җитәкчесе дә безне – “Хезмәт”леләрне “тәртә арасыннан чыкмауда” гаепли. Мисалга республикада тәнкыйть язмалары белән танылган бер газетаны китерә... Тагын берсе...
Менә шундыйлар белән аралашканнан соң күңелдә “җен” уянып китә. Тәнкыйть язасы, тозлап-борычлап бар дөньясын тиргисе килә. Егерме биш еллап тәнкыйть язган кеше буларак әйтәм: шуннан да рәхәт бер эш юк! Күзең белән күргәнне, күңелең кабул итә алмаганны язасың, кемнәрнедер эшлексез, булдыксыз дип гаеплисең дә, эш бетә. Әле үзең, баштарак сабыйларча ышанып, шуннан соң дөнья үзгәрер дип көтәсең... Күзгә арпа кылчыгыдай кадалган нәрсәләр күп, тик бөтен кешегә дә таныш ул әйберләрне кузгатудан ни мәгънә соң дим дә, “җен”не сүрелдерәм...
Уятмагыз “җен”не!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев