Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтнәдән Арчага кайтып баручы кызны таныш егете көчләргә маташкан һәм буып үтергән

Сигез ел узгач кына, мәрхүмәнең тырнак астында калган биологик материаллар ярдәмендә җинаятьченең эзенә төшкәннәр.

Татарстанның Әтнә районының Яңа Әтнә авылында яшәүче 32 яшьлек ир-атны таныш кызын көчләргә маташуда, аннары үтерүдә гаепләп, хөкем итәләр. Татарстан прокуратурасы гаепләү карарын раслаган. Бу турыда Татарстан прокуроратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, 2012 елның 8 июлендә Яңа Әтнә авылында яшәүче ир-ат «Богдан 2110» автомобилендә бара. Ул Олы Әтнә авылында җәмәгать транспорты тукталышында басып торучы таныш кызын күреп ала һәм туктый. Алар техникумда бергә укыган була. Кызның Арча районына өенә кайтып барышы була. Егет кызны өенә илтеп куярга тәкъдим итә. Кыз бу егетне моңа кадәр дә белгән булгач, аңа утырып кайтырга ризалаша, алдагы пассажир утыргычына кереп утыра.

Кайтып барышлый егет кызны көчләмәкче була, ул машинасын юлдан читкә алып китә. Кыз моны аңлап ала һәм бара торган машинадан сикереп төшә, ләкин тәгәрмәч астына эләгә. Егет машинаны туктата һәм чыга. Ул кызны көчләргә маташа, ләкин кыз нык каршылык күрсәтә. Шуннан соң егет кызны буып үтерә. Аннары ул корбанының бизәнә торган әйберләрен, телефонын һәм фотоаппаратын талап ала, аннары качып китә.

Җинаятьченең эзенә 2020 елда гына төшәләр. Мәрхүмә кызның тырнак астыннан алган биоматериаллар ярдәмендә аның шәхесен ачыклыйлар. Тоткарлаган вакытта бу егет үзен бик агрессив тота, полиция хезмәткәренең битенә һәм муенына йодрык белән суга.

Хәзер бу ир-атка карата үтерүдә, талауда, көчләргә маташуда, хокук саклаучыга карата көч куллануда гаепләү белдерелгән. Ул гаебен танымый. Җинаять эшен Татарстан Югары судына тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять Әтнә районы Арча районы