Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түнтәрлеләргә Сабантуйга зур бүләк - яңа күпер

Сабантуй бәйрәмен без, Түнтәр авылының Чишмәле урамы халкы аеруча зур куаныч белән каршы алдык, чөнки безнең күптән көткән хыялыбыз тормышка ашты. "Дуслык"күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Гыйльмуллин Рамил Әнәс улы тырышлыгы һәм зур ярдәме белән урамыбызга керә торган инешкә күпер салынды.

Язгы ташу вакытларында, көчле яңгырлар яуганда урамыбызга бернинди дә техника керә алмый иде. Җитәкчебез Рамил Әнәсович безнең гозеребезгә игътибарлы булып, шушы зур эшне оештырды. Без барлык күмәк хуҗалык хезмәткәрләренә зур рәхмәтле. Шулай ук зур рәхмәтебезне хуҗалыкның төзелеш эшләре инженеры Мөхәммәтшин Айрат Әхмәт улына да җиткерәбез. Күпер төзелешендә катнашкан барлык шофер һәм трактористларга, төзүчеләргә дә зур рәхмәт!

Рамиль Әнәсович, һәм төзелештә катнашучылар, юл салу элек-электән бик саваплы булган. Кылган игелегегез, изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Без сезнең һәрберегезгә саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч - аяз көннәр телибез. Зур рәхмәт сезгә!
Хөрмәт белән Чишмәле урамы халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250