Торак алсаң, бәянең 13 %ын кире кайтара аласың
Табыштан тотып калынган 13 % салымны кайтарып була. Сайтыбызны укучылар арасында моны беомәүче яки бу эшнең ни рәвешле башкарылуын чамаламаучылар күптер. Түбәндәге мәгълүматлар нәкъ шундыйлар өчен.
Салымны кемнәр нәрсә өчен кире кайтара ала?
Россиядә яшәүче физик затларның түләгән салымын кире кайтару мөмкинлеге бар: түләүле белем алган, түләүле медицина хезмәтеннән файдаланган, йорт-җир яки фатир сатып алган өчен тотылган акчаның 13 %ын кире кайтаруга өметләшә ала. Бу мөмкинлектән күбрәк торак сатып алучылар файдалана. Торакның нинди шартлар белән алынуы мөһим түгел: өлешләп төзү (долевое строительство) , ипотекага яки бөтен суммасын шундук түләп алган очракта да салымны кире кайтарып була. Әгәр кеше җир участогы сатып алып, йорт төзесә дә, мондый хокукка ия.
Физик зат торак алган бәянең салымын кире кайтара ала.
Законда әйтелгәнчә, максималь сумма - 2 млн. сум. Ягъни кеше 3 млн. сумга фатир сатып алган икән, ул аның 2 млн. сумыннан гына салым кайтара. Бу - бәянең 13 %ы, әлеге очракта 260 мең сум була.
Бер тапкыр салымны кире кайтаргач, киләчәктә тагын бу мөмкинлектән файдаланып була.
Элек аны гомергә бер тапкыр гына кайтарып була иде. Ягъни элек кеше 1 млн. сумга бүлмә алса, ул шуның 13 %ын кайтара да башка бу мөмкинлектән файдалана алмый иде. Хәзер исә берничә объекттан кайтарып була: әйтик, бер тапкыр 800 мең сумга торак алдың, ди, синең әле киләчәктә 1,2 млн. сумнан салым кайтару мөмкинлегең кала.
Яшьләрнең күбесе торакны ипотекага ала. Банктан алынган кредит %ы буенча да салым кайтарып була.
Фатир бәясеннән тыш, процентлар буенча да салым кайтарып була. Законда фатир бәясенең 2 млн. сумыннан гына кайтару әйтелсә, процентлар буенча 3 млн. сумга кадәр дип билгеләнгән.
Йорт төзегән кешеләр дә салым чигерүеннән файдалана ала.
Йорт төзүче шәхси зат төзелеш материаллары алган квитанция-чекларны җыеп барырга тиеш. Әмма шунысы бар: чекларның йортка Теркәү палатасыннан таныклык бирелгәнче алынганнары гына кабул ителә. Төзелеш материаллары таныклык бирелгәч алынса, алар өчен салым чигерелми. Шуңа да йорт төзүчеләр игътибарлы булсын: ни генә алганда да, кирпечме, калаймы, агачмы - барысына да квитанция, чек сорарга һәм аларны туплап барырга кирәк. Җирне сатып алган булса, ул бәяне дә кушарга мөмкин.
Салымны кире кайтару вакыты.
Бу физик затның хезмәт хакыннан күпме салым түләвенә бәйле. Салымны кире кайтаруның иң беренче шарты булып кешенең рәсми рәвештә эшләп, 13 % салым түләве тора. Әйтик, физик затның 2 млн. сум табышы бар һәм ул елына 260 мең сум салым түли икән, ул аны 1 ел эчендә кайтара ала. Әгәр хезмәт хакы 10 мең сум икән, ул елына 15600 сум гына алачак. Мондый очракта салым кайтару озак елларга сузылачак.
Моның өчен кирәкле документлар.
Үзең теркәлгән районның салым инспекциясенә барып, 3-НДФЛ декларация, сату-алу, хезмәт күрсәтү турындагы документларны, квитанцияләрне, эш урыныннан 2-НДФЛ белешмә тапшырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев