Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төркиядә су ташкыныннан 14 кеше һәлак булган, тагын 5 кеше хәбәрсез югалган

Коткаручылар зыян күргән районнарда яшәүчеләрне куркынычсыз урынга күчерә, аларга хәрбиләр дә ярдәм итә.

Тауларда була торган көчле су ташкыны вакытында Төркиянең көньяк-көнчыгышында 14 кеше һәлак булды, тагын 5 кеше хәбәрсез югалды, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы. Көчле явым-төшем аркасында Шанлыурфа һәм Адыяман провинцияләрендә дә йортлар, күперләр һәм юллар су астында калган. «Российская газета» шул турыда яза.

Төркиянең Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Сөләймән Сойлу хәбәр иткәнчә, югалган кешеләрне эзләү дәвам итә. Ул табигать бәла-казасы булган урынга барган.

Коткаручылар зыян күргән районнарда яшәүчеләрне куркынычсыз урынга күчерә, аларга хәрбиләр дә ярдәм итә.

Метеорологлар кисәткәнчә, төбәктә яңгырлар ким дигәндә тагын ике көн дәвам итәчәк, ул тауларда яңа ташкын агымнарына һәм яңа территорияләрне су басуга китерергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу Төркия