Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормыш юлы китап язарлык

Балтач бистәсендә яшәүче Бибинур Хәлилова үзенең 95 яшьлек гомер бәйрәмендә йортына килгән һәркемне ике дөнья рәхәте белән яшәгез, дип каршы алды. 95 яшен тутырса да, Бибинур апаның хәтеренә сокланырлык. Бала чагыннан алып бүгенгәчә булган гомер юлын ул кичә генә булган вакыйгадай сөйли.

– Абый белән җиңги шахтага китәргә уйладылар да, мине үзләре белән бала карарга алып киттеләр. Кайтырга ике ай калгач, Бөек Ватан сугышы башланып китте. Абыйны сугышка алдылар. Аннан соң инде ачлыкның да нәрсә икәнен якыннан белдек. Чергән бәрәңгеләр табып, ачтан үлмәс өчен шуларны ашый идек. Шахтадан күмер алып, аны капчыкка салып, аллап-артлап аркама элеп, күрше авылга кукурузга алыштырырга чыгып китә идем. Авыл буйлап йөрисең, аны тиз генә алмыйлар. Алыштырган бер стакан кукурузны ике ташлы тегермән  аша ваклатып, шуны пешереп ашый идек. Шулай итеп өч-дүрт мәртәбә бардык Асия исемле иптәш кызым белән. Дүртенче тапкырында бер тормаган йортка кердек, ишекне бер марҗа ачты. Ул пычак белән кеше ите ашап утыра иде, без шуны күреп бик курыктык. Безнең курыкканны күреп, шул пычагы белән бу безгә таба килә башлады. Урамда патруль солдатлары бар иде, безнең шушы йортка кереп киткәнне күреп, бер хатын аларга, бу йортка ике бала кереп китте, бар, зинһар, барып карагыз, үтергәндер инде ул аларны дигән. Солдатлар ишеккә шакып та аны ачучы булмагач, ватып кереп, марҗа хатынын урамга алып чыгып киткәннәр.
Анда тагын өч бандит та булган була, аларын да тотканнар. Солдатлар безне коткарырга кергәндә, без инде аңсыз яткан булганбыз. Аннан безне санитарныйга алып төшеп, укол ясап, хәл кереп киткәч яшәгән җиребезгә илтеп куйдылар. Шуннан соң җиңги ачка үлсәк үләрбез, дип мине үзеннән башка беркая да чыгармады. Нормадан – Нәгыймә, Салавычтан Факия дигән апалар да барган иде абыйлар белән. Шул апалар белән кешегә ялланып бакча эше табып булмасмы дип чыгып киттек. Йөз чакырымга якын араны җәяүләп бардык шулай, ачлыктан хәлсезләндек тә. Шулай бара торгач Сталин дигән шәһәргә килеп җиттек, хәзер Донецки ул. Анда без үзебезнең солдатлар белән очраштык, алар безгә карап, безнең дә балалар шулай ач йөридер инде дип еладылар һәм безгә үзләренең паекларын бирделәр. Йөри торгач безнең хәйран гына ипи җыелды да, Нәгыймә апа кызы белән кайтып китәргә булдылар, ә без Факия апа белән калдык. Мин җиңгиләргә дигән ипине биреп җибәрдем. Әзрәк баргач Факия апа бер солдат егете янына кереп калды, ә миңа китәргә кушты. Калиновка дигән поселоктан менеп барам, 85 ел үтсә дә, әле дә хәтеремдә шул көн, бер әби каршыма килә. Әлеге әбине елый-елый барып кочакладым, нишлим мин хәзер, урамда калдым бит дип. Курыкма кызым, мин сине үзебезнең өйгә алып кайтам, чәй эчерәм, дип алып кайтып китте. Чәй эчереп, битләрне, аякларны юдырганнан соң ул мине бер гыйлемле гаиләгә алып барды. Кечкенә генә, матур гына гәүдәле Мәфтүха исемле апа каршы алды мине ул йортта. Миңа бит бик тә кыз кирәк иде, дип. Аларның тормышы таза иде, ашау да мулдан иде, сыерлары да бар, бакчалары да зур. Ул апа мине мунчаларында юындырып чыгарып, үзенең күлмәген бирде. Иптәше Ибраһим ат белән эшләүче булып чыкты, аны эштән көтеп алып, Мәфтүха апа капканы ачып, Ибраһим, кызыбыз бар бит дип бик сөенеп аңа эндәште. Ибраһим абый да миңа бик сөенеп, кызым син кайдан килеп чыктың, дип сорады. Бу Мәфтүха апа бик мәрхәмәтле булды миңа, сыер саварга да, кер юарга да, ашарга пешерергә дә өйрәтте. Шулай итеп мин аларда дүрт ел яшәдем. Шул еллар эчендә Ибраһим абыйны да сугышка алдылар, атны да алып киттеләр, сыер калды. Аны йозак белән бикләп куйганнар иде, немецлар кереп, сөтен генә алып чыгып китә торганнар иде. Бервакыт бик каты атыш башланды. Безнекеләр немецны куып чыгардылар. Наступление вакыты коточкыч авыр вакыт икән ул, – дип китап язарлык истәлекләре белән бүлеште әбекәй.

Гөлфирә апа Котдусова Бибинур белән Космонавт урамында күрше булып яшәдек, алар аннан күченеп киткәч тә аралашуыбызны өзмәдек. Бик әйбәт кеше ул, күрше булып яшәгәндә дә бик дус-тату булдык. Бүген дә менә хәлен белергә, аралашырга дип янына килдем, диде. Ялгызы яшәүче, социаль хезмәткәре Тәслимә Хәсәнова тәрбиясендә кадерле картлык кичерүче Бибинур апа йортына килгән һәркемне сөенеп каршы алды, үзенең авыр балачагын сөйләде.

– Мин бүгенге көндә бик бәхетле һәм хөрмәтле, Аллаһыга шөкер. Күп нужалар күрдем. 50 яшьтән лаеклы ялга чыктым, тукучы булып эшләдем, 45 еллык хезмәт стажым бар, гомергә эштән качмадым, нинди генә эш булса да тырыштым, эшләдем. Өч эштә дә, ике эштә дә эшләгән чакларым булды. Дүрт балам бар иде, берсе вафат булды, ике кызым, бер улым исән-саулар, Аллаһыга шөкер, 22 оныгым бар, алар да кайтып йөриләр минем яныма. Кая барсам да үземә карата хөрмәт кенә тоям. Мине шулай хөрмәтләгән өчен Аллаһы Тәгалә сезне дә хөрмәтләсен, ди Бибинур апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев