Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тормышны алар гына саклап кала аламы?

Уттан ничек сакланырга? Саклык чараларыннан тыш, иң беренче эш итеп йортларга, фатирларга янгын датчиклары кую киңәш ителә. Бүгенге көндә янгын сигнализациясе датчиклары куллану – үзеңне, гаиләңне, мөлкәтеңне саклауда иң нәтиҗәле чара.

2017 елда республикабызда 141 кеше янгыннан зыян күргән. Шуларның 65 проценты төнге сәгатьләрдә, йокы вакытында һәлак булган. Бу вакытта кешеләр ут чыгуны вакытында күреп алып, аны юк итү буенча тиешле чаралар күрә алмый.

Уттан ничек сакланырга? Саклык чараларыннан тыш, иң беренче эш итеп йортларга, фатирларга янгын датчиклары кую киңәш ителә. Бүгенге көндә янгын сигнализациясе датчиклары куллану – үзеңне, гаиләңне, мөлкәтеңне саклауда иң нәтиҗәле чара. Янгын турында хәбәр итүче автоном приборлар гадиләр, алар белән идарә итү дә җиңел. Алар түшәмгә яисә диварның өске өлешенә беркетелә (түшәмнән 10 сантиметр ерак булырга тиеш түгел). Приборларны электр челтәренә тоташтыру кирәк түгел, батареялары бер елга кадәр җитә. Аз гына янып китү очрагы яки янгын чыккан очракта яңгыравык тавыш чыгарып, җайланма шунда ук эшли башлый. Ул өйдәгеләрнең игътибарын шунда ук җәлеп итәчәк, йоклаган кешеләрне дә уята алачак, бу исә янгынны тиз арада сүндерергә һәм кешеләрне коткарып калырга мөмкинлек бирәчәк. Аның бәясе кыйммәт түгел, әмма иң мөһиме - куркыныч вакытта алар кеше гомерен саклап кала!

erid: 2Vtzqv1AZW9


P.S. Узган ел әлеге җайланма ярдәмендә 18 кешенең гомерен саклап кала алдылар, шуның 9ы балалар.


Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы

erid: 2Vtzqv1AZW9