Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төшеңдә якын кешең үлсә...

Моны нәрсәгә юрарга? Кайчагында куркыныч төш күрсәң, көне буена шуны уйлап йөрисең. Кыскасы, нәрсәгә юрарга белми аптырыйсың. Кемнәрдер алдан хәбәр бирә торган төшләр күрергә сәләтле.

Мәсәлән, төшеңдә якын кешеңнең үлемен күрәсең икән, һич тә курыкма, ул кеше озын һәм бәхетле гомер кичерәчәк.

Әгәр төшеңдә теш алдырсаң, димәк, син якын кешеңне югалтудан куркасың. Черек теш килеп кердеме? Сакланырга кирәк, авырып китүең ихтимал. Теш урынында бушлык күрсәң - хәлсезлек билгесе, арыгансың, ял итәргә вакыт.

Төшеңә авырлы хатын кердеме? Сине байлык, уңыш көтә һәм планлаштырган уйларың тормышка ашачак. Яшь хатын-кызлар өчен бу төш аеруча куанычлы, моның чынга ашуы да мөмкин. Әгәр кызыгызның, яки киленегезнең йөкле булуын күрәсез икән, алда сөенечле хәбәрләр, бәхетле көннәр көтә.

Акча таптыңмы? Вак-төяк тынгысызлыклар булачак, тик аның ахыры бик яхшы тәмамлана. Ә менә акча югалтсаң, эшеңдә күңелсезлекләр булуы ихтимал.

Төшеңдә бурычыңны түләдеңме? Бу — бәхетсезлек билгесе. Алтын бирсәләр, эшләрең уңышлы китәчәк. Төштә акча җыю муллык һәм яхшы яшәүне юрый.

Төшкә ут-ялкын керү — яхшылык билгесе. Ут ягу, учак кабызу — көтелмәгән шатлык. Ә менә утны сүндерергә тырышу - эштәге проблемалардан арыну билгесе.

kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төшләр