Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туңдыргыч стеналарына боз катмасын өчен нишләргә?

Төн буена суыткыч эретеп, аннары суын җыеп утыру — ялыктыргыч эш. Туңдыргыч стеналарына боз катмасын, эреткәндә боз тизрәк эресен өчен берничә ысул киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»та чыкты.

Кайнар су салынган пластик шешә суыткычны тизрәк эретә. Тагын да тизләтер өчен, берничә шешә куярга була.

Кайнар сулы пульверизатор да тизрәк эретергә улыша. Бозлы стеналарга кайнар су сиптереп чыгыгыз.

Туңдыргыч тулысынча боздан арынгач, коры стеналарга глицерин сөртегез. Моны мамык диск ярдәмендә эшләргә кирәк. Шуннан соң туңдыргыч стеналарына боз акрынрак ката.

Туңдыргычка куйганда, савыт өсте ачык булса да, боз тиз ката. Шуңа күрә савытлар тыгызлап ябылган булсын, әйберләрне пластик контейнерга салып куегыз.

Туңдыргычның герметиклыгын тикшерегез. Ишеккә кәгазь кыстырып калдырыгыз да ябыгыз. Әгәр кәгазьне тартып алып булса, туңдыргыч ишегенең герметиклыгы бозылган дигән сүз. Шуңа күрә эчтә боз бик тиз ката. Мастер чакырып, резинкасын яңартыгыз.

Туңдыргычны тиз эретү өчен ишеген ачыгыз да каршысына вентилятор куегыз. Фен да кулланып була. Боз бик тиз эреп бетәр, диелә бу хәбәрдә.

http://maydan.tatar/

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев