Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төзүчеләр урамы «Караокэ-батл»да көч сынашкан

Төзүчеләр микрорайонында яшәүчеләрнең кичләрен күңелле уздыруда «Факел» клубы хезмәткәрләренең өлеше бик зур. 3 ноябрь көнне алар 3 һәм 5нче номерлы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында «Караокэ-батл» ярышы уздырдылар. Ярыш бик кискен төсмер алып, 3нче йортта яшәүчеләр үзләрен дус, актив итеп күрсәттеләр. Алар төрле көйләрне отып, татарча һәм русча җырларны чын күңелдән...

Төзүчеләр микрорайонында яшәүчеләрнең кичләрен күңелле уздыруда «Факел» клубы хезмәткәрләренең өлеше бик зур. 3 ноябрь көнне алар 3 һәм 5нче номерлы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында «Караокэ-батл» ярышы уздырдылар. Ярыш бик кискен төсмер алып, 3нче йортта яшәүчеләр үзләрен дус, актив итеп күрсәттеләр. Алар төрле көйләрне отып, татарча һәм русча җырларны чын күңелдән башкарып бардылар. 5нче йортта яшәүчеләр исә пассивлык күрсәттеләр, әлеге йорттан катнашучылар да аз иде, ләкин җанатарлар ярдәме белән алар да тиешле биремнәрне башкарып чыктылар. Шулай итеп бәйрәм алды яллары бик күңелле башланып китте, музыкаль дәрья белән чагыштырырлык әлеге чара һәркем күңеленә үтеп кереп, әле озак вакыт сагынып сөйләрлек иде. «Караокэ-батл»да катнашучылар җырларны гына танып калмыйча, төрле биремнәр дә үтәделәр һәм нәтиҗәдә 3нче йортта яшәүчеләрнең дус һәм тату булуы аларны җиңүгә китерде. Командадан һәрбер кешегә истәлек бүләкләре тапшырылып, алар супер финалга чакыру алдылар. Ә менә анда аларның кем белән очрашачагын 8 һәм 9нчы йортта яшәүчеләр очрашып ярышканнан соң беләчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250