Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Удмурт булулары белән горурлар

Карык-Сөрмәдә һәрбер йортта диярлек милли киемнәр сакланган.

Тарих төпкеленнән

Карык-Сөрмә авылы 1700 елда барлыкка килә. Уңдырышлы җир эзләп, Иске Торҗалыларның берникадәр өлеше шушы җирлеккә килеп урнаша. Ул вакытта авылга Яңа Торҗа дигән исем бирәләр. 1892 елда бик көчле янгын чыгып, авыл тулаемы белән янып бетә һәм инде монда яшәүчеләр яңадан йортлар җиткезеп чыгалар, ләкин инде алары Карык-Сөрмә елгасы янында урнаша һәм еллар үтү белән авыл да шул исемне ала. Чуаш теленнән тәрҗемә иткәндә ул кара елга дигәнне аңлата. Авылдан район үзәгенә кадәр ара – 24 чакрымны тәшкил итә, ә авыл җирлеге һәм хуҗалык конторасына кадәр 7 чакрым юл үтәсе. Авылдан бер чакрым тирәсе ераклыкта Дьэльмен исемле коры елга урнашкан, шулай ук элек авыл тирәсендә бик матур «Вараш», «Акаркуд», «Молитвенный луг» аланнары да булган. Карык-Сөрмәлеләрнең үзләре якын иткән тагын бер аланнары бар – ул Сергей аланы. Урман эчендә урнашкан аланны Сергей исемле авылдашлары чистартып, агачларның төпләрен алып, эшкәртеп, чәчкән. Шуның хөрмәтенә әлеге алан Сергей аланы дигән данлыклы исемен алып калган. Хәзер анда «Борнак» җәмгыятенең кортчылыгы урнашкан. 1999 елдан авылга газ кертү эшләре башланып китә, 2000 елда инде җәмәгать биналарына да газ үткәрелә. Авылның үсеше дәвам итә, яңа йортлар салына, су үткәрелә, соңрак интернет челтәренә тоташтыру да башкарыла. Һәм иң сөендергәне 2014 елда махсус программа аша авыл эчендәге юл төзекләндерелә. Биредә элек бик каты сазлык була.

Читләрне кертмиләр                                      

Карык-Сөрмә авылының бүгенге тормышына, көнкүрешенә килсәк, биредә бер генә урам бар - ул Мир урамы. Авыл белән танышкан вакытта күзгә иң беренче төзек, заманча, матур өйләр ташланды. Димәк, яшим дип ябышып ятучылар бар әле биредә. Дөрес, арада хуҗасыз торган йортлар да юк түгел, аларны башка шәһәрләрдән, башка милләт кешеләре сорап та килгән булганнар, тик авыл халкы читләрне керттермәгән, үз диннәрен, телләрен, милләтләрен саклап калу өчен бердәм булганнар.

Авылда халык өчен мөһим булган объектлардан клубы, китапханәсе, пункты, кибете бар. Тик инде алар авылның үзе белән бергә олыгаеп баралар. Әйтик, клуб 1977 елда салынган. Районыбызда мондый биналар бармак белән генә санарлыктыр инде. Ләкин шул кырык дистәдән артык тарихы булган клубта да авыл халкын кызыксындырырлык чаралар, түгәрәкләр алып барыла. Бирегә өлкәннәр җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, йоннан оекбашлар бәйләп, чабата үреп, бер-берсе арасында тәҗрибә дә уртаклашалар.

Карык-Сөрмә төрле хезмәт ияләрен үзенә туплаган авыл. Фән, мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният, гомумән кайсы гына өлкәне алып карасак та анда әлеге авылда туып-үскән, шуның белән тормышын бәйләгән үрнәк алырдай шәхесләр бар. Тик шулай да эшсезлек, күп акча алып эшләү теләге яшьләрне кызыктырып, чит җирләргә китәргә мәҗбүр итә. Шунлык белән авылда яшәүчеләрнең күпчелеге инде өлкән яшьтәге абый-апалар. Шулай да авыл өчен янып-көеп, һәркайдада активлык күрсәтүчеләре дә бар һәм алар белән Карык-Сөрмәлеләр чын-чынлап горурланалар.

Миллилекне саклаучылар

Иске, ләкин диварларында тәмле агач исен саклап калган клуб белән дистә елдан артык Зоя Никитина җитәкчелек итә. Беренчел карашка тыныч, салмак кына сөйләшүче әңгәмәдәшем күпкырлы талант иясе булып чыкты. Ул шушы авылда туып-үскән, гаилә корган, тормыш иптәше Владислав белән ике ул – Артем һәм Максимны үстергәннәр, бүген инде егетләр икесе дә Ижауда югары белем алалар. Гаиләсендә уңган хуҗабикә, хөрмәтле тормыш иптәше һәм әни булудан тыш Зоя апа удмурт халкының гореф-гадәтләре онытылмасынга янып-көеп йөрүчеләрнең берсе дә. «Бездә милли киемнәр һәрбер йортта диярлек сакланган, ә шул ук Кукмара ягында ул алай түгел. Шәхсән үземнең инде әбидән әнигә, аннан миңа күчеп калган милли киемем бар. Монисто гына әнинең апасыннан калды. Клубта эшли башлаганнан соң концертлар вакытында киемнәр җитмәүне күреп, мин үзебезнең элеккеге тарихыбызны барларга, алардан киемнәрнең дөрес тегелеше нинди булуын өйрәнергә керештем. Удмурт киемнәренә туры килерлек тукыма да эзләп таптым, хәзер шуңа заказ биреп, киемнәрне фәкать шуннан гына тегәм. Милли киемнәребезне зурларга да, балаларга да тегәм, заказга да эшлим, удмурт халкыбыз яшәсен, аның миллилеге онытылмасын дип тырышам. Шушы еллар эчендә күптөрле өлгеләр күрергә туры килде һәм Балтач районы удмуртларының башка район вәкилләренекеннән киемнәре нәрсә белән аерылуын да ачыкладым», ди әлеге эшне бөтен күңелен биреп башкаручы Зоя Никитина.

Киемен дә тегә, клубны да эшләтә мөдир. Кечкенә генә авыл булуга карамастан, «Ингур» («Небесная мелодия») исемле ансамбль төзеп, аның белән төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләргә ирешеп, авыл халкын гына түгел, район халкын да үзләренең дәртле җыр-биюләре белән куандырып торалар. - Авылда балалар, яшьләр күп булмаса да, булган кадәре бик актив, - ди Зоя апа. - Клубта  үткәреләсе бәйрәмнәрдә алар һәрчак актив катнашып киләләр. Спорт чараларыннан да читтә калмыйлар, бигрәк тә хоккейны үз итәләр.

Клубның үзендә үткәрелә торган чараларга килсәк, әле бер җирдә дә ишетмәгән яңалыкка да тап булдым. Биредә Яңа елны өчкә бүлеп үткәрәләр икән. 30 декабрьдә балаларныкы үтә, аннан 30+ яшьтәгеләре өчен оештырыла һәм соңгыннан өлкәннәр Яңа елы була. Мондый бәйрәмнәрне авыл халкы бик ярата икән. - Спектакль, концерт куйсак та тамаша залларыбыз тулы була. Бүгенге көндә дә менә туган якка багышланган смотр-концертына әзерләнеп йөрибез. 2019 елда авыл көнен бәйрәм иткән идек, узган ел андый чаралар үткәрергә рөхсәт булмады, быелгысын үткәрә алсак идек дип өметләнәбез. Чөнки авыл халкын берләштерүче, бер-береңне күреп хәл-әхвәл сорашып, рәхәтләнеп күңел ачар өчен зур мөмкинлек иде ул, - ди Зоя Никитина.

«Теләктәшлектә эшлибез»

Менә шулай янып-көеп, авылым дип тырышып эшләп, яшәп яткан көннәре Карык-Сөрмәлеләрнең. Булганыннан канәгать булып яшиләр, булган проблемаларын да бер хәл ителер дип сабыр гына көтә бирәләр. Ә бүгенге көндә авылның төп проблемасы – ул авылга килүче юлларның бик начар хәлдә булуы һәм дүрт дистә елдан артык хезмәт күрсәтүче клуб һәм китапханә бинасының искерүе. Киләчәктә биредә стеналарны тышлап, җылытып, тәрәзәләрне булса да алыштырмаслармы икән дигән өмет белән яшиләр. Һәм шул ук вакытта һәрдаим үзләренә ярдәм итеп килүче «Борнак» җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗиповка рәхмәт хисләрен ирештерәләр. «Рәфкать Нәкыйпович мәдәниятне үстерүгә, бәйрәмнәр үткәрергә һәм гомумән, авыл халкының проблемаларын чишүдә актив катнаша. Сәхнәгә костюмнар тегәр өчен акчалата ярдәм күрсәтте, безгә эшләргә уңайлы булсын өчен компьютер алып бирде. Коймалар бик искергән иде, аларны яңарту максатыннан, кирәкле төзелеш материаллары кайтартты, яз җитүгә ул эшләр башланып китәчәк. Шулай ук зират эчен чистартуны оештырды. Ике урман арасында көтүлек өчен җир бүлеп биреп, авыл халкы тырышлыгы белән элетрокөтүче алып куйдык. Бик уңайлы, җайлы әйбер булды ул», дип авыл халкы исеменнән олуг рәхмәтләрен ирештерә Зоя Никитина. Һәм шул ук вакытта авыл халкының үзенә дә бик рәхмәтле мөдир. - Нинди генә эшкә алынсам да авылдашлар һәрчак ярдәм итә, бөтен идеяләрне дә күтәреп алалар. Бигрәк тә һәрбер чараның йөзек кашы булган Игнатьевларга рәхмәтләремне ирештерәм, - дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.

Карык-Сөрмә авылына булган сәяхәтебез шуның белән тәмам. Бу көнне күзләрне камыштырып балкыган кояш та, салкыны белән битләрне чеметкән кышкы салкын да яңадан килегез дигәндәй озатып калдылар. Бер булган җиргә яңадан килергә, үзгәрешләр белән танышырга яратабыз без. Ә инде кабат килгәндә биредә безне бер канат астына клубын да, китапханәсен дә, пунктын да туплаган яңа бина каршы алса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карык-Сөрмә милли киемнәр