Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үгез белән идеаль пар, Күсене күрә алмый: Куян кайсы хайваннар белән дус?

2023 ел - Көнчыгыш календаре буенча Куян елы. Куяннар үз максатына әкрен, әмма ышаныч, өмет белән бара. Бер яктан, Куяннар - тыйнак кешеләр, ә икенче яктан, аларның аралашучан булуы теләсә кайсы урында югалып калмаска ярдәм итә. Ә шулай да Куяннар башка хайваннар белән дусмы? Кайсы хайван белән туры килә, ә кайсылары белән уртак тел табу кыен?

Куян белән Маймыл мөнәсәбәтләрен мавыктыргыч маҗара дип әйтергә була. Нинди генә хисләр булса да, аларның мәхәббәте дәвамлы була алмый. Чөнки Куянның нинди хисләр кичерүе Маймылга кызык түгел. Куян аңа елышырга тырышса, Маймыл, киресенчә, кире этәрә. Тик төптән уйласаң, Куян - Маймыл өчен менә дигән пар, чөнки Куян ярдәмендә ул үзен тулысынча ача ала. Аларга мәхәббәт түгел, ә дуслык күбрәк туры килә.

Куян белән Әтәч мөнәсәбәтләренең киләчәге бар. Әтәчкә үзенчәлекле кешеләр ошый, ә Куяннар нәкъ менә шундый. Ир кеше - Әтәч, хатын-кыз - Куян булса, ике арада мәхәббәт булырга мөмкин. Мондый хатын белән Әтәч башкалар янында горур һәм үзенә ышанучан булып йөриячәк. Ә инде ир кеше - Куян, хатын-кыз Әтәч булса, алар арасында дуслык кына була ала.

Куян белән Эт арасында ярату булырга мөмкин, әмма алар күрешсә, әйткәләшә башлый. Мондый парлар гаилә булып озак яши алмый, шулай да искәрмә булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, Этләр гел көнләшә, шикләнә. Үзләренә ышаныч булмаганлыктан, алар еш кына хыянәт итә. Әнә шуның аркасында Этләрнең гаиләсе таркала.

Куян белән Кабан дуңгызының туры килүе якынча 40% тәшкил итә. Кабан дуңгызы Куянга пар түгел, чөнки ул - ялкау, ә Куян сәяхәт итәргә ярата. Ләкин шул ук вакытта Кабан дуңгызы - ышанычлы һәм тугры. Әгәр хатын-кыз - Куян, ир-ат - Кабан дуңгызы булса, алар бәхетле гаилә кора алачак, чөнки Кабан дуңгызы менә дигән әти була ала.

Куян белән Күсе бер-берсенә бөтенләй туры килми. Беренче караштан ук алар бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитә. Куян Күсене өнәми. Күсе - елгыр, җитез, астыртын, аңа башкаларның нәрсә кичерүе мөһим түгел, ул фәкать үзе турында гына уйлый. Шуңа күрә Куян белән Күсе арасында мәхәббәт тә, дуслык та була алмый.

Куян белән Үгезнең мөнәсәбәтләрен идеаль дип әйтергә була. Бер-берсен бер караштан аңлыйлар. Еллар узган саен аларның мөнәсәбәтләре ныгый бара. Алар бер-берсен тулыландырып тора. Куян белән Үгез уртак бизнес ачырга да мөмкин: Куян идеяләр белән ярдәм итсә, Үгез аларны тормышка ашырачак. 

Куян белән Юлбарыс арасында шактый яхшы мөнәсәбәтләр булырга мөмкин. Бу парны идеаль дип әйтеп булмый, әмма башкалар белән чагыштырганда, Юлбарыс Куянга күбрәк туры килә. Аларның уртак темалары күп. Кайвакыт Юлбарыс биеклеккә омтылырга, ә Куян бүгенге көненнән канәгать булырга мөмкин. Әгәр уртак фикергә килә белсәләр, Куян белән Юлбарысның мөнәсәбәтләре нык булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев