Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үкенерлек гамәлләр кылмыйк!

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык мәкале.

Бу вакыйганы бер танышым сөйләде.

Галиянең әнисе авыр хәлдә калгач, чарасызлыктан ул аны хосписка урнаштыра. Галия — 3 бала анасы, ире белән күптән аерылышканнар. Хатын-кызның эше тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Урын өстендә калган әнисе күп вакытны ала дип, хатын озак уйлаганнан соң тәвәккәлләгән.

Тик әнисен хосписта калдырып киткәннән соң, күңелендә дә, тормышында да тынгылык югалган. Бер баласы, урамда велосипедтан егылып, кулын сындырган, икенчесе баш авыртудан зарлана башлаган. Өстәвенә эшендә авырлыклар килеп чыгып кына торган. Әнисен карарга кирәк булмаса да, вакыты җитмәгән, иң авыры — йөрәге әрни.

Кыскасы, бер ай чамасы шулай азапланганнан соң Галия түзми, әнисен барып ала. Аннан елый-елый гафу үтенә. Аллаһның рәхмәте белән, урын өстендә яткан әнисе берничә айдан тернәкләнә. Аякка баса. 3 елдан соң гүр иясе була.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык мәкале. Кызганыч, якыннарыбызның кадерен югалткач кына аңлыйбыз. Тик бу вакытта инде соң була. Һәр бала әти-әнисе алдындагы бурычын үти алса иде, картлык көнендә якыннарыбызны тиешенчә тәрбиялик. Әти-әни күңеленә рәнҗү салмыйк. Бу тормышта аларның бәхиллеген алыйк.

Эльвира МОЗАФФАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев