Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укучыбызның әйтер сүзе бар...

Безне әни, юлда кеше калдырмагыз, дип өйрәтә. Сәдака биргәнгә караганда да юлда мосафир кешене утырту – зур савап, ди ул.

Үземә, җәяүләп, районга күп йөрергә туры килмәсә дә, машина көтүче юлчыларнын хәлен бик аңлыйм. Элек техника юк иде бит инде ул. Авылда да 1-2 кешедә генә иде җинел машина. Автобусы да көнгә 1-2 тапкыр гына үтә иде авылдан. Казанга барасы булса, Нослага төшеп утыра идек Малмыж-Казан автобусына.Бер аякта басып барырга да риза идек инде, утыртсын гына. Ул юлларны әйтеп тә тормыйм инде.

Юлда машина көтүче күрсәм арткы утыргычлардан әйберләрне алып урын әзерли башлыйм инде мин, кибетләрдән әйбер алгач багажникка куярга тырышам, юлда кеше аласы булса дип. Юлаучы яныннан үтеп киткәндә машинада урын булмаса гаепле кебек, урын юк дип кул белән аңлатып булса да, китәргә кушам иптәшемә. Утыртмадылар да дип уйламасыннар өчен.

Юлда кулын күтәреп машина көтүчеләрне күргәч, хатирәләр янара, үткәннәр искә төшә. Күптәнге заман кешеләре кебек хис итәм үземне.

Һәр чорның үз юл михнәтләре булган шул. Һәркайсы үзенчә кадерле. Әмма элек кешеләр кешелеклерәк кебек иде. Юлда кул күтәреп торган юлаучыны утырту – игелек, дип уйлыйлар иде. Хәзер, бер әкәмәт зур машина иярләсәләр дә, уйлау түгел, юл чатындагы мосафирны күрмиләр дә кебек.

Раушания Гайнуллина,

Ор авылы

Л. Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлчы