Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укып, һөнәремнең тәмен белсәм иде!

24 август көнне районыбызның мөхтәрәм укытучылары «Балтач районы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре» дигән конференциягә җыелды.

Әлеге җаваплы киңәшмәгә мине дә, бүгенге көндә Казан (Идел буе) Федераль Университетының журналистика факультеты студенткасын да, дәштеләр. Бу минем өчен әйтеп бетергесез шатлык булды. Нинди җаваплы, рәсми чарада катнашам бит. Биредә 11 ел үткән юлымның мәгариф проблемаларын уртага салып сөйләштеләр, аларны чишү юлларын эзләделәр. Балтач урта мәктәбен кичә генә тәмамладым кебек. Ә менә хәзер биредә шул алдынгы мәктәбемнең дәрәҗәсен күрсәтеп чыгыш ясыйм, нинди бәхет, рәхмәт укытучыларыма! Журналистика юнәлешен сайлап, бер дә ялгышмадым дип уйлыйм. Әлеге утырыштан соң мин моңа ихластан инандым. Кадерле Балтач урта мәктәбенең хөрмәтле укытучылары, сезгә үземнең кайнар рәхмәтләремне белдерәм, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, озын гомер, иркен тормыш һәм иминлек телим. Яраткан татар теле һәм әдәбияты укытучым Гөлнар Илдар кызы Хәйруллина, сезгә чын күңелдән бары тик изге теләкләремне генә юллыйм. Сез бар дөньяны таң калдырырлык укытучы! Рәхмәт сезгә миңа дөрес юл күрсәткән өчен! Алда мине журналистика дөньясы көтә...Инде егерме елдан артык журналист булып эшләүче Зөлфия апам әйткәнчә: "Серле дә, тынгысыз да, рәхәт тә, михнәтле дә, тәмле дә, тәмсез дә тормыш көтә..." Уен-көлке сөйләшсәк тә, журналистика, чыннан да, бик җаваплы, киң, төгәллекне сорый торган хезмәт, монда һәр юнәлеш буенча да махсуслашырга туры килә. Журналистлар язганны укырга гына җиңел икән. Ә инде укырга керергә имтиханнар биреп йөргәндә һөнәремнең абруена, аның җәмгыятькә гаять тә кирәкле икәнлегенә төшендем, һәм булачак һөнәремә тагын да җаваплы карый башладым, чөнки журналистиканың ни теләсәм шуны язам гына түгел икәнлеген, шул ук вакытта журналистның каләме көчле корал булырга мөмкинлеген дә чамаладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250