Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Ул минем өчен әле дә исән-сау...»

Әти риза булып ятадыр, дип уйлыйм, чөнки төшкә бөтенләй керми.

Алсу Фазлыева Әтиләр көнендә моннан берничә ел элек арабыздан киткән мәрхүм әтисен искә алган. Җырчы үзенә эш сөючәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның әтисеннән күчүе хакында әйткән, аның да хәрәкәттә булган кешеләрне яратуы хакында сөйләгән. 

«Бүген бик матур бәйрәм икән — Әтиләр көне. Пост язмыйча булдыра алмадым. 

Минем холкым һәм күзләрем — әтинеке. Өч ел узса да, „мәрхүм әтиемнеке“ дип әйтергә күңелем ятмый. Чөнки ул минем өчен әле дә исән-сау, авылда әни белән гөрләтеп яшиләр шикелле. 

Әтине белгән кешеләр аны бары тик яхшы сүзләр белән генә, сагынып искә алалар. Безнең авылда һәм тирә-юньдә әтинең кулы тимәгән бер генә хуҗалык та юктыр. Әти бик тырыш, эшчән һәм эчкерсез иде. Кешегә „юк“ дип әйтә белмәде. 

Ул һәрвакыт эштә, хәрәкәттә булган кешене ярата иде Әти өйгә кайтканда, „КамАЗ“ тавышын ишетсәк, берәр эш табып, эшләгән кыяфәт ясый идек. Үзе шундый булгач, янындагыларның да шундый булуын теләде. Хәзер мин үзем дә шундый: эшләгән кешеләрне яратам. Малайларга әле идән юарга, әле гөлгә су сибәргә — эш кушып кына торам. 

Әти риза булып ятадыр, дип уйлыйм, чөнки төшкә бөтенләй керми. Кулдан килгәнчә әнинең ялгызын калдырмаска тырышабыз. Аңлыйбыз, ул бик юксына, үзенә генә авыр. Вакыт дәвалый, диләр, әмма ул ялган сүзләр икән. Бик сагынам әтиемне. Әтиегез исән-сау булса, шалтыратып котлагыз әле. Аларның бит юктан да күңеле була. Яныгызда булса, кич кафега алып барыгыз, ниндидер бүләк белән сөендерегез. Белегез әтиләрнең кадерен», — дип яза җырчы. 

Алсуның әтисе Фидаил абый, үпкәләре эшләмичә шактый вакыт үлем белән көрәшкәннән соң, реанимациядә вафат булды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев