Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Улыбыз Дилүснең сүзе бер булды... Мин армиягә барам...

Сез дә, без дә хәерлесе юрыйк. Барысы да яхшы булачак дип ышаныйк.

Улыбыз Дилүснең сүзе бер булды... Мин армиягә барам... 1нче июльдә колледж тәмамлап, диплом алды да 3нче июльдә без аны армияга озаттык. Шуннан соң гына мин баланы армияга озатуның бөтен нечкәлекләрен, кичерешләрнең тирәнлеген аңладым. Билгесезлеккә җибәрү авыр.

Бүгенге көндә көзге чакырылыш бара. Ә минем күз алдыма әлеге солдатка баручы егетләр һәм аларның әти-әниләре килеп баса.

Үземнең хисләремнән, кичерешләремнән чыгып, баласын армияга озатучы әти-әнигә берничә киңәш (бирсәм була бит инде, имегез, ни дисәң дә бу өлкәдә 100 көннән арткан стажым бар):

— Яхшыны уйлагыз, яхшыны теләгез, яхшыны ишетегез. Әгәр сезгә ай, хай, фәлән, төгән дип сөйли башлаганнар икән, колагыгызны каплагыз.

— Телеграмм, ватсаптагы бик күп кеше җыелган әти-әниләр төркеменә кушылмагыз. (Менә бу киңәшне миңа вакытында әйткән кеше булса, минем чигәмдә бәлки кара чәчләр калган да булыр иде әле)

— Балагызны ишетегез, балагызны тыңлагыз. Бар да әйбәт ди икән, димәк, чынлап та әйбәт дип ышаныгыз.

Әле генә баласын армиягә озаткан әти-әни янында ни әйтергә, нәрсә әйтмәскә икәнен дә язам әле.

— Минем үземә «Бигрәк бетерешкәнсең» диде берәү. Бу сүз шул дәрәҗәдә минем бәгыремә кадалды. Сүзләрегезне бик уйлап кына әйтегез, әйтми калсагыз яхшырактыр да бәлки.

— Сөйләшенгәндер... Монда гына каладыр инде... Хай, ерак киткән... Анда сугыш бара... Дөньялар тыныч түгел... Шушы ише фразаларны да әйтмәвегез уңайрак.

— Аларны кыйныйлар, куркыталар, фәлән итәләр, төгән эшләтәләр... Әйтмәгез. Сез әйтәсез дә онытасыз. Әни йөрәге атна буе бу сүзләрне йөрәгендә, башында, уенда йөртә (улы шалтыратып, аның тавышын ишеткәнче). Чөнки күпчелек җирдә телефоннар атнага бер — шимбә көнне генә бирелә.

Кыскасы, сез дә, без дә хәерлесе юрыйк. Барысы да яхшы булачак дип ышаныйк.

Гөлзәминә Габдрахманова,

Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат анасы