Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Унбер яшьлек малай мәктәпкә барышлый салкында өшеп үлгән

Автобуска утырып мәктәпкә дип чыгып киткән баланың мәетен икенче көнне табалар.

Мәскәү өлкәсендәге Дубна шәһәрендә 11 яшьлек малай салкында өшеп үлгән. Бу турыда РБК сайты Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

«Дмитров шәһәре буенча тикшерү бүлеге 11 яшьлек малай үлү сәбәпләрен ачыклый», — дигән Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

Тикшерү белешмәсе буенча, 27 декабрьдә иртә 11 яшьлек малай автобуска утырып мәктәпкә бара. Ул тукталышта чыга һәм Дубнаны Сул як яр буе районына китә. Бала мәктәпкә дә килми, өенә дә кайтмый.

Малайның мәетен Дубнада елга буенда табалар.

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы ачыклый керткәнчә, мәетне 28 декабрьдә Программистлар урамы тирәсендә күреп алалар.

Тикшерүчеләр мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре тапмый. Якынча версия буенча, бала салкында өшеп үлгән, диелә хәбәрдә.

 

Тулырак: Интертат

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән өшеп үлгән