Унсигездәге җырымны сиксәндә дә башкардым
Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда Клавдия апага нибары 8 яшь була.
Күзләреннән сабыйлык чорсызлыгы китмәгән бала әле бу вакытта сугыш афәтенең никадәр газап, кайгы, авырлыклар алып киләсен башына да китерә алмагандыр. Дәһшәтле сугыш кызны өлкәннәр белән бергә басуга көлтә бәйләргә, башак җыярга, көтү көтәргә дә чыгара.
– Мин Дорганың үзеннән, Дорга кешесе, – дип сөйли ветеран. – Сугыш башланган елны 1 класска укырга кердем. Ул авыр елларны мин бик яхшы хәтерлим. Бары тик үлән ашап кына исән калдык. Авыр чакларны хәтерләргә, искә алырга да уңайсызланам. Класслар суык, китап-дәфтәр, сумка юк. Мәчет бинасында да укыдык, аерым йортларга күчеп тә укыдык. Сугыш беткәндә 4нче сыйныфны бетердем, аннан безне Шода мәктәбенә 5-6 сыйныфка укырга җибәрделәр.
Шушылай гомер иткән кешеләрнең язмышларын тыңлыйсың да, өлкән буынның яратып әйтә торган сүзенә кушылып, күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый икән дип куясың. Клавдия Яковлевна сөйли, күзләрдән кайнар яшь ага. Хәзерге үзгә буын өчен күпме гыйбрәтле язмышлар... Әллә кайда түгел, үз арабызда, үз җирлегебездә... Ул елый. Юк, Шода мәктәбенә җәяү йөреп укудан, ягарга утын булмаганлыктан, тулай торакның салкынлыгыннан, өс-башының начарлыгыннан, ясмык ашы белән генә тамак туймавыннан еламый ул, – ананың өч баласын югалтудан йөрәге әрни. Хәер, бу хакта соңрак...
... Клавдия Шода мәктәбенә җәяү йөреп укып, туңып, бик нык чирли, башына таз төшә, чәч арасы кутырлавын ул вакытта шулай дип атаганнар. Туганнары кызны чирләтеп бетерәбез, бүтән укырга җибәрмибез дип тә карый, тик Клавдия укуын ташламый, шулай да, үләсең бит, дип куркыткач, бүтән Шода мәктәбенә кадәр бармас була. Өйләренә рус теле укытучысы Ксения ханым килә, ул кызның яхшы билгеләргә генә, тырышып укуын аңлаткач, үтенгәч, туганнары янә риза булып, кыз яңадан укырга йөри башлый. Әтиләре сугышка китә (сугыш беткәч тә тиз генә кайталмый). Апасы була, аны окоп казырга җибәрәләр, бер атна эшли дә, ачлыктан тилмереп кайта, аннан тагын китә, шулай 5- 6 тапкыр барып, кире кайткачтын, качып кайтты дип гаепләп, 5 елга төрмәгә утырталар, 4 елдан артык утырып чыга ул төрмәдә. Казанга эшкә киткән авыру абыйсы була, аны әнисе җигүле ат яллап, авылга алып кайтып тәрбияли, абыйсы сәламәтләнә, тик аны да авыруга сабыша гына дип, чагып, төрмәгә утыртып куялар. «Ул чакта Чепьяда да төрмә бар иде, – ди Клавдия апа. – Әни белән урман уртасындагы туры юлдан шунда барып йөри идек». Абыйсын Казанга алып китәләр, шунда аңлатма яздырталар да, үз теләге белән сугышка озаталар.
Клавдия Яковлевна гаҗәеп күркәм укытучы, остаз, игелекле зат. Тик укытучы булганчы әле аңа әти-әнисенең сүзенә каршы килеп укырга керергә, юл газаплары күреп белем алырга туры килә.
– Әти укыта алмабыз, колхозда калырсың диде, – дип искә ала ул елларны Клавдия апа. – Петр Иванович дигән укытучыга ияреп киттем Казанга. Кияргә юньле кием юк, өстә уңып беткән гади күлмәк. Петр Ивановичның сеңлесе Зояның фатирына кердек. «Институтка шуның белән барасыңмыни?» диде дә Зоя, үзенең бер матур күлмәген киертте. Киндер тукымадан тегелгән шундый матур күлмәк иде ул! Киттек Петр Иванович белән институтка документлар тапшырырга. Юл буе үз-үземә сокланып барам, шәһәрне карамыйм да, күлмәгемә генә карап барам. Барып җиттек, фатирда бер документым онытылып калган, кире кайтып киттем, Петр Иванович арттан кычкырып калды инде, юлны беләсеңме, дип, беләм дигән идем, шәһәрдә күрмәгән җир калмады, ул чакта Казан кечкенә иде әле, адашып бөтен Казанны әйләндем. Кеше ничек өйрәтә, шул тарафка утырам да китәм, акча юк, трамвайга бушка утырып йөрим шулай качып-посып. Йөри торгач, кире Ирек мәйданына әйләнеп кайттым, трамвайдан төшүгә Петр Иванович басып тора, елый, мин юләр, синең сүзеңә ышанып, ялгызыңны гына җибәрдем, ди. Шомлы еллар, шәһәрдә бозык яшьләр өере бар дигән сүзләр йөри иде, шуларга эләккән дип курыккан.
Мәктәптә яхшы укыган кызга институтка керүе кыен булмый. Биш ел җәяү йөреп укый: Шәмәрдәнгә кадәр поезд белән кайта да, төнлә поезддан төшә, ат арбасына бочка куеп бензин ташучыларга утырып кайтып китә.
Хезмәт юлын намус белән узган, авыл балаларына белем һәм тәрбия биргән, тормышын үз хәләл көче һәм олы сабырлык белән яшәгән юбилярыбыз тормыш иптәше Самуил белән биш балага гомер биргән. Иптәше электрик була, 35 ел гомер иткәннәр. «30 яшемә кадәр кияүгә чыкмадым, – ди Клавдия апа. – Әти-әни дип яшәдем, икесен дә соңгы юлга кадәр тәрбияләп озаттым. Булачак ирем мине көтте, өйләнмәде. Ирем 65 яшьтә үлеп китте, ялгыз калдым, ярый әле балаларым булды. Биш бала иде безнең. Берсе дүрт айлык, калган икесе дүрт яшьлек чакта үлделәр. Берсенә өч җиргә чәчәк салдылар, белмәдем, мунча керттем, ярамый дип әйтеп тә җибәрмәделәр, чәчәк салган җир шеште, шеш бетеп тә китте, бала үлде дә. Икенче кызыма грипп эләкте, 41-42 градус тән температурасы белән ятты да, баш миенә зыян китеп, Чепья хастаханәсендә ул да үлде. Өченчесе шифаханәдә вакытта мәрхүм булды, анысына прививка ясамаганнар иде, чәчәк авыруы ияртте дә, шуннан савыга алмады.
Клавдия Караваева көндез балалар укыта, тагын кичке мәктәбе, клуб эше, бәйрәм, доклад, тегесе-монысы... Иртәнге дәрескә кадәр мәктәпкә китапханәче, клуб мөдире килеп җитә, бүген шуны үткәрәбез, алай итәргә, болай итәргә кирәк, ди. Хәзер ярый да машиналы чор, ул вакытта һәрбер эшкә җәяү өлгерәсе. Әле сайлаулар саен секретарь эшен башкарырга кирәк. Хатын-кызлар советы рәисе булып эшлисе. Комсомол, партия линияләрендә дә укытырга кирәк. Авыл хуҗалыгы, халыкара тема буенча атна саен күзәтүләр алып барасы... Шушы эшләр арасында баласын да карыйсы, иреңә дә ярыйсы, өеңдәгесен дә эшлисе... Ул чор укытучыларын бөек затлар димичә, ни дисең!? Акча дип тормаганнар, мәдәни-агарту эшләрендә дә актив катнашканнар, Клавдия апа менә 41 ел халыкны аң-белемгә тартучы (пропагандист) булып та эшләгән, авыл кешеләре алдында докладлар белән чыккан. Ачы бала хәсрәтләреннән бу кадәрле бихисап эш кенә саклап калгандыр аны, шуңа да ул үзе дә, «Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш», ди Тукай сүзләре белән, аныңча эш барлык борчуларны оныттыра, сагынуны баса, хәсрәтне юа.
Балаларының үлемен бик авыр кичерә ана, бала үлеме бит ул, үлгәнче сине озата баручы сагыш... «Ярый әле бер улым, бер кызым исән-сау калды, алар тәрбиясендә яшәп ятам, – ди Клавдия апа. – Ике онык игезәкләр, берсе Арча педучилищесының физкультура бүлеген тәмамлап, Казанда физкультурадан белем бирә, икенчесе Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Тәртиплеләр, сүземне тыңлыйлар. Авылны бик яраталар».
Куныр мәктәбендә укыткан, Дорга башлангыч мәктәбен озак еллар җитәкләгән Клавдия Караваева 80 яшендә республикакүләм «Балкыш» фестивале лау-реаты булган кеше. Унсигез яшьлек чагында театрда башкарган «Сибелә чәчем» җырын сиксән яшендә дә сәхнәдә җырлый, 90 яше белән котларга баргач та җырлады әле ул аны. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов, Куныр авыл җирлеге башлыгы, авылдашы-күршесе Руслан Егоров Клавдия Яковлевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Алдагы юбилейларда да күрешергә насыйп булсын дигән теләктә калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев