Унынчы каттан аска очкан...
3 яшьлек сабыйның исән калуы могҗизага тиң.
Кичә Мәскәү янындагы бер шәһәрчектәге күпкатлы йортларның берсендә искиткеч хәл булган: унынчы каттагы фатир балконыннан 3 яшьлек бала егылып төшкән.
Интерфакс хәбәр итүенчә, бала ишеге ачык торган балконга чыккан, ә анда утыргыч торган булган. Кызчык, утыргычка менеп, балкон тәрәзәсеннән карарга уйлагандыр инде. Кызганычка каршы, бала шундук түбәнгә очкан.
Могҗиза шул буладыр инде, күрәсең, нарасый исән-имин калган. Әлеге вакытта табиблар бәләкәй пациентның хәлен тикшерә. Җәрәхәтләре булуына карамастан, аның гомеренә куркыныч янамый.
Балаларның биектән егылып төшеп исән калуының беренче очрагы гына түгел бу. Кытайда 6 яшьлек кызның 26нчы каттан егылып төшеп тә исән калуы билгеле. Аның аска очу моменты видокамерага да эләккән. Иң аптыратканы шул: җиргә килеп төшкән бала, сикереп торып, аягына басып атлап киткән...
Мондый күңелсез хәлләр килеп тууы, әлбәттә, әти-әниләрнең игътибарсыз булуына бәйле. Кече яшьтәге балалары булганнарга аеруча уяу булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев