Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкның күпләп ял итү урыннарын самолеттан күзәтә

Кичә кичен, бүген көндез күктә самолет бөтерелгәнен күрдегезме? Янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланганчы урманнарны авиация ярдәмендә күзәтәчәкләр.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре атна дәвамында планлы рәвештә урманнарны авиация ярдәмендә күзәтә. Әлеге эш республика урманнарында гражданнарның массакүләм килергә яраткан урыннарында уздырыла. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Хәзерге вакытта республика урманнарында элеккегечә янгын чыгу куркынычының дүртенче классы саклана. Авиапатруль күзәтүе АН-2 самолетында  һәм расланган өч маршрут буенча - республика урманнарында гражданнарның массакүләм килергә яраткан урыннарында уздырыла.

Самолетка урнаштырылган тавыш көчәйткеч җайланма ярдәмендә халыкка урманнарда янгын куркынычының югары дәрәҗәдә булуы турында, гамәлдәге урман законнары таләпләренең үтәлүе турында хәбәр җиткерелә.

Агымдагы атнада башка категориягә караган җирләрдә 10 янып китү очрагы ачыкланды. Авиапатруль барышында урман законнарын бозу турында 3 беркетмә төзелде. Урманнарны авиация ярдәмендә күзәтү эше урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланганчы гамәлгә ашырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы