Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урманчыбыз макталды

Урманчылар алар кирәк кешеләр. Хәзер утын якмыйбыз инде, дисәләр дә, әлеге һөнәрнең мөһимлеге җуелмады, агач үзенең экологик яктан чисталыгы белән дөнья базарында затлы тауарга әйләнде.

Әнә шул табигатебезнең затлы байлыгын тәэмин итүдә, кайгыртуда, саклауда һәм яклауда игелекле гамәлләр кылучы урманчыларыбызның берсе - Түнтәр авылында яшәүче Рәсүл Ильяз улы Мөхәммәдиев, 60 яшь тулган көннәрендә, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Мактау таныклыгына лаек булды. Озак еллар "Арча урманчылыгы"нда эшләү дәверендә Рәсүл абый үзенең хезмәт вазыйфаларын намус белән башкара, югары һөнәри осталыгы белән аерылып тора. Рәхмәт сезгә, Рәсүл ага, районыбызда шаулап үскән ямьле урманнар өчен! Ул матурлыкта сезнең дә өлеш, һичшиксез, зур бит!
Фотода Рәсүл абый хәләл җефете корган табында яраткан оныклары белән.
Рәсүл Мөхәммәдиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250