Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Үтенечебезне канәгатьләндергәннәр!»

Безнең Салкын чишмә елгасы да бик матур, бик тирән һәм озын булып сузылып ята.

Балтачыбызның бик матур җирләре бихисап, иркенләп, җәяүләп йөрсәң генә күренә торган тирән елга-ерганаклары, агач-куаклыклары, киң чирәмлекләре бар. Күп кеше машинада йөрергә күчеп бетеп, шул хозурлыкларны күрүчеләр әз хәзер.

Безнең Салкын чишмә елгасы да бик матур, бик тирән һәм озын булып сузылып ята. Елга кырлап ялт иткән асфальт юл бара. Менә шуннан матурлыкка сокланып, ике кулына сумка күтәреп, яисә Салкын Чишмәдән су да алып югары урамнарга кайтучы апалар, әбиләр кайта торган юлда бер туктап ял итү урыны булмаган.

Мәктәп күпере янына утыргыч куеп булмас микән дип бистәнең җирле үзидарәсенә, Фиалка ханымга мөрәҗәгать иткән идек, кеше сүзен алга алып, үтенечебезне канәгатьләндереп тә куйганнар. Аллаһның рәхмәте булсын!

Ләйсән Хәйруллина,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев