Үткәннәр аша киләчәккә күпер (ахыры)
Туган телне саклау һәм милләтебезнең киләчәге өчен сәламәт буын тәрбияләү
Фазлыевларның нәсел тамырлары тоташкан көчек ыруы турындагы чыгыштан соң, пленар утырыш башланды. Пленар утырышны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов алып барды. Ул Балтач районының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалованың башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, алда торган бурычларга тукталды. Чыгышларның барысы да мәгънәле, әһәмиятле, үрнәк итеп алып, эштә куллана торган тәкъдимнәргә бай булды. Җәлил хәзрәт сөйләгәндә көләбез дә, елыйбыз да. Көләбез: аның һәр чыгышы нечкә юмор белән сугарылган, елыйбыз: тирән белемле, үткен фикерле хәзрәт тетрәндерерлек мисаллар белән җанны айкый.
Милләтне саклау өчен дүрт әйберне саклау мөһим:
1. Дин. (Җанисәп вакытында 600 мең кеше кимү — бу чаң сугарлык саннар).
2. Җанны сакларга. (Бер елга дөньяда 240 миллион аборт ясалган. Димәк, шуның кадәр җан тумый калган. Еларлык бит! Аракыдан, тәмәкедән күпме җаннар кыела).
3. Байлыкны саклау — дәүләтне саклау. Яһүдиләр милләтне саклый — кызларын чит милләткә бирми.
4. Нәселне саклау һәм белү. Нәсел-нәсәбен тикшермичә гаилә кормас-ка. Шәҗәрәләр төзеп, балаларга тапшырырга, алар дәвам итсен!
Шәт, Җәлил хәзрәт фикерләрен һәркем эштә кулланма итеп алыр, гамәл кылар.
Шәрәфле кунагыбыз — Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе, ил-көнгә танылган мәртәбәле шәхес Данис Фәнис улы Шакиров — Чутай авылы кияве икән! Ул үз фикерләрен җиткереп: «Тәрбияви, мәгънәви чарада катнашуыма бик шатмын, — диде. — Кеше бернәрсәсез килә, бернәрсәсез китә, аның киләчәк буынга калдырырлык рухи мирасы, шәхси үрнәге булырга тиеш. Моның күркәм мисалларын без Балтач районы җирлегендә күреп куандык». Аның саллы дәлилле фикерләре безне киләчәктә тагын да җитдирәк үрләр яулауга илһамландырды.
Язучы булсам, мин Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының координацион совет җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова турында роман язар идем. Ул: без — ханым-туташларны төпле фикерләре, аралашу зәвыгы, киенү осталагы, күркәм эш-гамәлләре, хәтта күз карашы белән дә тәрбияли. Шуңа да Бөтендөнья татар хатын-кызларының III съездында кабат координацион совет җитәкчесе итеп сайлангач, зал аны алкышларга күмде. «Бу якка килгән саен миндә рух яңара, чөнки авылларның җаны, аны җанландырып торучы шәхесләре бар», — диде ул (10 ел эчендә бездә 8 республикакүләм мәртәбәле чара узган).
Районда буйдаклар проблемасы да әкрен-ләп уңай чишелеш ала. Димчебез Мәгъмүрә Хөрмәтуллина 64 кешене кавыштырды инде. Әле тагын 31 гариза бар. «100нче парны кавыштыргач, сиңа кыйммәтле бүләк», дип вәгъдә итте аңа Җәлил хәзрәт.
Чараның иң күңелле мизгеле — шәрәфле кунагыбыз Данис Шакировның Бөтендөнья татар конгрессының Балтач районы бүлекчәсе җитәкчесе Вакыйф Мансур улы Зәкиевка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтегез өчен» медален тапшыру булды. Чөнки һәр чараны аның белән киңәшеп оештырабыз. Иң уңышлы җыен-чаралар район газетасында даими яктыртыла. Афәрин! Ул медальгә бик лаек кеше. Озак еллар мәгариф системасы җитәкчесе, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, бүгенге көндә районыбызның «Хезмәт» газетасы редакциясе җитәкчесе булып нәтиҗәле хезмәт куйган шәхесебез ул.
Шундый ук медаль белән районның авылара үзәк китапханә директоры Резида Мөдәрис кызы Зарипова да бүләкләнде. 43 ел гомерен Резида Мөдәрис кызы яраткан эшенә — халыкны китап аша тәрбияләүгә багышлый. Үзенең хезмәт эшчәнлеге чорында районда китап-ханә хәрәкәте үсеше турында зур һәм бай материал туплаган җитәкче. Китапханә үсешенең тарихи мирасын җыеп, ул аларны киләчәк буыннарга калдыра, үткән һәм киләчәк арасындагы вакыт звеноларын тоташтыра.
Айгөл Хәлиуллина, Әминә Мөхәммәтҗанова, Сәлимә Габделхакова, Айгөл Ганиева Данис Шакиров кулыннан Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын алдылар.
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының бурычы — туган якның талантлы шәхесләрен ачыклау, хезмәтләре белән район данын үстерүчеләрне ил-көнгә таныту, гореф-гадәтләребезне, мирас итеп, киләчәк буынга калдыру.
Әминә Мөхәммәтҗанова,
Шубан авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев