Утсыз төтен чыкмый (+видео)
Дөрләп янган чүплекләр күп кенә регионнарда яшәүчеләрнең баш бәласенә әверелде. Безнең район да читтә калмады – узган атнада Чепья авылыннан берничә километр ераклыкта урнашкан чүплек янды.
Җилләр төтен өермәсен полигоннан Чепья белән Тагашур авыллары ягына таратты. Биредәге халык берничә көн дәвамында төтен исеннән газап чикте. Тәрәз капкачларын ныгытып ябып тотарга мәҗбүр булган авыл халкы мондый хәлгә түзеп торалмады:
– Бөтен нәрсә төтен эчендә, кешеләр иза чигә. Әлеге хәлгә баштан ук битараф булганга шулай ул. Әгәр дә чүплек янганга җитди караган булсалар, авылны бу кадәрле төтен дә басмас иде.
Ә кем җитди карамаган соң? Кем әлеге хәлгә вакытында игътибар бирмәгән? Чүплектәге тәртип өчен кем җаваплы? Әлеге сорауларга җавап табу ниятеннән, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллинга шалтыраттык: “ Безнең территория бик зур, – диде ул.– Әмма чүплек өчен авыл җирлеге җавап бирми, чөнки ул торак-коммуналь хуҗалыгында арендада тора.” Чепья торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Марат Кадыймов белдерүенчә, чүплеккә ут төрткәннәр. Ә чүплектәге янгынны сүнлерү җиңелләрдән түгел. Чүп җирнең түбән катламнарына кадәр үтә, шуңа күрә янгынны су белән генә басарга тырышу нәтиҗә бирми – ялкын барыбер кабыначак. Моның өчен янгын сүндерү чаралары һәм техникасы кирәк. Ә андый техника чүплеккә сишәмбе-чәршәмбе көнне генә китертелде.
– Беләсезме, нәрсә кызык, – ди Марат Таһирович. – Халык үзе зарлана, ә үзе һаман да шул ук чүплеккә чүп ташлый.
Монысы хак, бәхәсләшеп булмый. Узган якшәмбе көнне, шәхсән үзем (Н.Ж.)әлеге чүплеккә бардым, унбиш минут эчендә ике машина килеп туктады. Шоферларның берсе чапкан сабаклар китергән һәм ул аларны басу юлына ук ташлап китте. Ә ул вакытта полигон территориясендә төтен бетмәгән иде әле, ачы көек исе чакрымнарга кадәр таралган иде. Һәм дә ул кешегә (билгеле бер сәбәпләр аркасында исемен атамыйм) үзеннән ерак түгел генә журналистның фотога һәм видеога төшереп басып торуы да “комачауламады”. Менә бу очракта нәрсә дип әйтеп була инде. Чыннан да, кешеләрдә бөтенләй дә оят калмаган диикме. Әлбәттә, без һәрвакыт гаеплене читтән эзләргә күнеккән. “Минем йортым читтә, белмим берни дә” дигән принцип буенча эш итәбез. Гаепле күрше, җитәкче, район хакимияте, җөмһүрият (саный китсәң бик озак) – кем булса да булсын, тик без генә түгел. Югыйсә, проблема бит безнең үзебездә. Һәрберебездә. Әгәр дә кеше әйләнә-тирә мохиткә игътибарлырак һәм сакчыл карашта булса, җаваплылыкны тойса – мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде. Әйткәннәр бит, утсыз төтен чыкмый, дип. Ә ут дигәнен без үзебез кабызабыз һәм үзебез үк шуннан зыян күрәбез.
Зөлфия Шакирова тәрҗемәсе.
Автор видеосы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев