Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзе матур, үзе тәмле (фото)

Хәзерге заманда нәрсә теләсәң шуны ашарга була. Кибетләрдә азык-төлек өелеп тора.

Без малай чакларда 1965-1968 еллар булды микән, урамга чыксам, күршем, чордашым Ильясов Зөфөр капка төпләрендә, эскәмиягә җайлап утырган да, әкрен генә, тәмләп ипи кисәге ашап утыра иде. Ул ипидән чыккан тәмле ис, бөтен тирә-якка таралган. Фатыйма апа аны нинди оннан пешергәндер, хәзер дә шуны сокланып исемә төшерәм. 

Зөфәр миннән бер яшькә генә олы булса да, олы абыем кебек иде. Ул гел миннән алда барды. Армия хезмәтенә киткәнче гел бергә, дус булдык. Казанда да очраша, бер-беребезне яклый идек. Зөфәр армиядә вакытта сагынышып хатлар языштык. 

Фатыйма апа бигрәк чибәр, акыллы ханым иде, бер күзләре белән тутырып караса, дөньялар яктырып китә иде. Күршеләребез, авылдашларыбыз бигрәк әйбәт кешеләр иде шул!

Дустым Мөхәммәтҗанов Фәргәтнең әнисе Мәрьям апа ап-ак коймаклар пешерә, аны матур иттереп, тезеп тә куя иде. Аларны күргәч, авыздан сулар килә. Безнең өйдә күбрәк коймакларны арыш оныннан пешерәләр, алар караңгырак төстә була. Ул заманнарда ак он табу җиңелләрдән булмагандыр.

Мәктәптә бәйрәм вакытларында бер стакан компот өстенә ипи белән ит кисәге куеп сыйлыйлар иде. Аларны Вәфия, Нурания апалар матур иттереп һәр парта өстенә тезеп чыгалар иде. Ул итенең тәмлелеге...

Классташым Мәннәнов Рәҗәп белән берничә ел бер партада утырдык. Аларның иске өйләре каршында кытай алмалары бар иде. Тәнәфестә Рәҗәп өйләренә кайта да, ипи кисәге белән кечкенә, баллы кытай алмасы кыстырып килә. Аннары шуларны бик тәмле иттереп ашый иде.

Авылга кунакка кайтсам: «Мөнәвәрә апагыз аш салды, әйдәгез, шулпа ашап чыгарсыз!» – дип Моратхан абый кереп җитә иде. Аларның өстәлендә әлюмин тәлинкәдә ит белән суган тора иде. Без Моратхан абый белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Мөнирә, Венера, Илхан үз якларында дәрес хәзерлиләр, мин аларны сирәк күрдем, ул вакытта балалар нинди тәртипле булган шул.

Әнием Рәфисә кеше килсә, коймак пешерергә ярата иде. Коймак кыздырган көн безнең өчен бәйрәм була, шуны шулкадәр ярата идек. Әни, әйдә чәй эчик дип, әнигә ялына идек, чөнки чәй эчкәндә шикәр кисәге эләгә. Ул елларда тормыш авыр иде әле, шул 1973 еллардан соң гына ашау ягы әзрәк рәтләнеп китте кебек.

Хәзерге заманда нәрсә теләсәң шуны ашарга була. Кибетләрдә азык-төлек өелеп тора. Ашарга пешерүнең дә үз осталары бар шул. Камырдан да төрле рәсемнәр, орнаментлар, бизәкләр ясарга була икән. 

Авылдашым Фәйзрахманова Нәзирәнең дә пироглары, бәлешләре, каравайлары төрле скульптураларны, барельефларны, борынгы, тарихи иске тимер тәңкәләрне, чулпыларны, хәтерләтә. Талантлы кеше, бөтен яктан да талантлы шул. Иҗатыңда уңышлар телим классташ!

Зөлфәт Хәйруллин

Казан-Чапшар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев