Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ватсап ябылачак... Бу дөресме?

Җавапны депутатлар белә.

Дәүләт думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты башлыгы Сергей Боярский Русиядә whatsapp (Русиядә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган Meta компаниясенә карый) мессенджерын блоклау мөмкинлеге турындагы мәгълүматларны имеш-мимешләр дип атады.

«Бу имеш-мимешләр, без аларны шәрехләмибез. Хәзерге вакытта өстәмә мәгълүмат юк, сервис мәгълүмат таратуны оештыручылар реестрына өстәлгән», — дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Элегрәк Федерация советы каршындагы Санлы икътисадны үстерү советы рәисе урынбасары Артем Шейкин белдергәнчә, әгәр компания җитәкчелеге илнең законнарын үтәмәсә, Whatsappны 2025 елда блокларга мөмкиннәр дип яза Кызыл таң

WhatsApp — Русиядә Metaның өч эре сервисыннан бердәнбер чикләнмәгәне. Instagram һәм Facebook социаль челтәрләре 2022 елда ябылды. Быел июльдә Думаның информполитика буенча комитетының ул чактагы башлыгы Александр Хинштейн, шулай ук, әгәр мессенджер Русия законнарын бозуны дәвам итсә һәм хакимият белән хезмәттәшлек итүдән баш тартса, «дәүләтнең сабырлыгы сыначак» һәм WhatsApp ябылачак, дип әйткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ватсап